Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы Гөлшат Мөгыйнова петуния үстерү серләре белән бүлешә

Үз бакчасы булган һәр хатын-кыз яшелчә-җимеш кенә түгел, чәчәкләр дә үстерә. Баулыдә яшәүче Гөлшат Мөгыйнова да күпләп чәчәкләр, нәкъ менә петуния чәчәкләре үстерү белән шөгыльләнә. Без барган вакытта да Гөлшат үзенең чәчәкләре янында иде.

Бакчачының иң беренче эше – орлык сайлау. Гөлшат Мөгыйнова аларны интернет аша махсус сатып ала. Гыйнвар аенда ук утырта башлый.

– 25 гыйнварда ук орлыкларны утыртам. Башта 25-30 орлыкны бер савытка чәчәм. Аннан күчереп утыртам. Петунияләр иркенлек ярата. Җирне кибеттән сатып алам. Беркайчан да үзебезнең җиргә генә утыртмыйм, йомшка җир кирәк.

Быел яз иртә һәм җылы килү сәбәпле, Гөлшат үзенең чәчәкләрен 24 нче апрель көнне үк теплицага чыгарган. Дөрес тәрбия, ашлау һәм белеп су сипкән очракта петунияләр салкыннарга да бирешми икән.

– Суны гел җылымсаны сибәм. Аерым савытларга күчереп утырткач, минераль ашлама кушылган су сибәм. Җылы су кирәк инде. Яктылык яраталар.

Гөлшат Мөгыйнова петуния чәчәкләренең унга якын төрен үстерә. Бакчачы аларның һәр төренең дә үзенчәлеген, үстерү нечкәлекләрен яхшы белә.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев