15 май 2023 яңалыклары
-
Баулыда күп балалы гаиләләр саны артты
Өч гаиләдә дүртенче, бер гаиләдә өченче, ә бер гаиләдә беренче балалары туган гаиләләрне котладылар. Бүген Баулының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә шундый зур тантана булды. Шәһәрдә һәм районда яшәүче биш гаиләгә балалары туу турында таныклыкны тантаналы шартларда тапшырдылар. Шулай ук ундүрт яше тулган биш яшүсмер баулылы да паспортлы булды.
-
Баулының китап сөюче гаиләсе
Халыкара гаилә көнендә Баулы районында яшәүче гаиләләр турында сөйләүне дәвам итәбез. Татар Томбарлысы авылыннан Айрат һәм Зөлфия Мустаевлар, дүрт бала тәрбияләп, матур итеп гомер кичерәләр.
-
Ни өчен кайберәүләр хыянәт итә?
Моңа кан төркеме гаепле икән! Сезнең кан төркеме нинди?
-
Табиблар организмда тромб барлыкка килү билгеләре турында кисәтте
Бөекбританиянең Илкүләм сәламәтлек саклау хезмәте табиблары тромблар барлыкка килүнең симптомы турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Баулылы Гөлшат Мөгыйнова петуния үстерү серләре белән бүлешә
Үз бакчасы булган һәр хатын-кыз яшелчә-җимеш кенә түгел, чәчәкләр дә үстерә. Баулыдә яшәүче Гөлшат Мөгыйнова да күпләп чәчәкләр, нәкъ менә петуния чәчәкләре үстерү белән шөгыльләнә. Без барган вакытта да Гөлшат үзенең чәчәкләре янында иде.
-
Йолдызнамә (15-18 май)
Кияүгә чыкмаганнар, өйләнмәгәннәр гаилә корырга, ә гаиләлеләр - бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. Юлыгызда матди ягыгызны яхшыртырга, хыялыгызны тормышка ашырырга ярдәм итүче мәрхәмәтле бәндә килеп чыгар.
-
Исергәп авылында парлы гаиләләргә багышланган кичә үтте
Исергәп авылы мәдәният йортында “Пар балдаклар” дип исемләнгән матур чара узды. Аны автоклуб мөдире “Умырзая” фольклор ансамбленең җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова оештырды.
-
16 майга сынамышлар
Иртәгә ирегезне бакчага чыгара күрмәгез!
-
Юбиляр гаилә – авыл күрке
Бүген – Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан, Баулы районы Татар Томбарлысы авылында яшәүче Фәүзия һәм Сәйрин Кәрибуллиннар турында язма тәкъдим итәбез. Алар тиздән алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр.