Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга су белән тәэмин итүне җайга салырга нефтьчеләр ярдәм иткән

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин атналык киңәшмәдә, шәһәрне су белән тәэмин итүдә килеп чыккан кыенлыкларны хәл итәргә булышкан өчен, нефтьчеләргә рәхмәт белдерде. 22 августта "Миңнегол" сусаклагычыннан Баулы үзәгенә һәм шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешенә су бирә торган насос сафтан чыккан. "Баулынефть" идарәсе начальнигы Рөстәм Сәетгәрәев һәм "Мехсервис-НПО" ЧҖҖ Баулы цехы начальнигы...

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин атналык киңәшмәдә, шәһәрне су белән тәэмин итүдә килеп чыккан кыенлыкларны хәл итәргә булышкан өчен, нефтьчеләргә рәхмәт белдерде.

22 августта "Миңнегол" сусаклагычыннан Баулы үзәгенә һәм шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешенә су бирә торган насос сафтан чыккан. "Баулынефть" идарәсе начальнигы Рөстәм Сәетгәрәев һәм "Мехсервис-НПО" ЧҖҖ Баулы цехы начальнигы Айрат Мухалев җирле хакимиятнең үтенечен кире какмаган. Ремонт бригадасы төнге сәгать өчкә кадәр эшләгән, яңа насос агрегатын урнаштырган. Рамил Гатиятуллин шәһәргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән хезмәткәрләрне исемләп атап, рәхмәт белдерде. Алар - баш механик Илдар Татиев, мастер Азат Гыйззәтов, слесарьләр Александр Попов, Эдуард Гәрәев һәм эретеп ябыштыручы Илдар Илдарханов.

Шул ук вакытта Баулыда коммуналь хуҗалыкка җитди зыян китерүчеләр дә бар. Узган атнада Пушкин урамындагы канализация коллекторы тыгылган. Проблеманы хәл итүгә күп көч һәм вакыт киткән. Нәтиҗәдә канализациягә кемдер мамык салынган капчык ташлаганлыгы ачыкланган.

Район башлыгы Шәһәр көнендә җәмәгать тәртибен тәэмин иткән Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына рәхмәт белдерде. Полиция мәгълүматына караганда, стадионга бәйрәм чараларына 12 меңгә якын кеше килгән. Рамил Гатиятуллин бу көнне алкоголь сатуны туктатып тору нәтиҗәле булуын әйтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров йорт яны территорияләрендә коры, үлән сабак һәм чүп-чар яндырырга ярамавына тукталды. Аларны яндырганда кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы канцероген матдәләр бүленеп чыга. Сабак химикатлар белән эшкәртелгән булса, бигәрәк тә. Рамил Гатиятуллин безнең район янгын куркынычы югары булган территорияләргә керүен дә өстәде, шуңа күрә ут белән аеруча сак эш итү зарур.

Район башлыгы, урак барышы турында докладны тыңлаганнан соң, терлекләрне кышлатуга әзерләү кирәклегенә басым ясады. Киләсе атналык киңәшмәгә терлекчелек биналарының кышлатуга әзерлеге турында мәгълүмат әзерләргә кушты.

Бер үк вакытта кыш көне кардан арындыру техникасын да әзерләргә кирәк.

Киңәшмәдә автомобиль юлларына хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, капиталь ремонт һәм башка мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев