Баулыларга су белән тәэмин итүне җайга салырга нефтьчеләр ярдәм иткән
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин атналык киңәшмәдә, шәһәрне су белән тәэмин итүдә килеп чыккан кыенлыкларны хәл итәргә булышкан өчен, нефтьчеләргә рәхмәт белдерде.
22 августта "Миңнегол" сусаклагычыннан Баулы үзәгенә һәм шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешенә су бирә торган насос сафтан чыккан. "Баулынефть" идарәсе начальнигы Рөстәм Сәетгәрәев һәм "Мехсервис-НПО" ЧҖҖ Баулы цехы начальнигы...