Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда куакларны матурлыйлар

Шәһәр урамнарын тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясе хезмәткәрләрләре иртәдән кичкә кадәр эш белән мәшгуль. Чират юл буйларында үсеп утырган куакларга да җиткән.

 

Ел саен агач-куаклар, үсеп һәм күтәрелеп китә. Алар ямьсез булып, артыгын үсеп китмәсен өчен, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясе хезмәткәрләре, аларны кискәләп һәм матурлап торалар.

“Ел саен акация куакларын тигезләп чыгабыз, – ди оешма директоры Марсель Даутов. – Бу көннәрдә Салих Сәйдәшев урамындагы 3нче, 5нче йортлар алды юл буйларында акацияләр тәртипкә китерелде. Шәһәр урамындагы акацияләрне, көздән дәүләт таләпләре буенча кисеп, кыскартып чыккан идек.”

Алдагы атнада оешма хезмәткәрләре махсус техника ярдәмендә Совет урамындагы зуррак агачларны кисү эшенә тотыначак.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев