Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы хәрбие дәүләт бүләгенә лаек булган

Баулы районыннан “Барни” позывнойлы сугышчы Ватан сагына ике ел элек баскан. Моңа кадәр аның хәрби тәҗрибәсе булмаса да, дуслары махсус хәрби операциядә катнашканда ул да читтә кала алмаган – ил мәнфәгатьләрен якларга, Җиңүне якынайтырга киткән. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашу барышында авыр яраланганнан соң, дәвалану һәм тернәкләнү узган. Хәзерге вакытта ул, яралану сәбәпле, отпускыда. Якташыбыз дәүләт бүләгенә – Суворов медаленә тәкъдим ителгән.

Сугышчы, 2023 елның сентябрендә Россия Оборона министрлыгы белән контрактракт килешүе төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. Алар дуслары белән бу адымга балалар киләчәктә тыныч илдә яшәсеннәр дип барганнар. Якташыбыз хәрби әзерлекне Мәскәүдә узган, “Барни” пулемётчы белгечлеген үзләштергән, яралыларны эвакуацияләүне, критик хәлләрдә ярдәм итүне өйрәнгән. Хәрби хезмәтен Херсон юнәлешендә пулемётчы-разведчик буларак башлаган.


– Безне Энергодарга китерделәр, урнаштырдылар, без Днепр яры буйлап хәрби дежурлыкны башладык, – дип сөйли сугышчы. – Аннары, бер атнадан соң, урман массивында урнаштык һәм блиндажлар төзедек. 2024 елның гыйнварыннан сугышларда катнаша башладык, ягъни алгы сызыкта булу нәрсә икәнен аңладык. Пулемётчы-разведчикның бурычларына бөтен территорияне өйрәнү, разведка керде, әгәр территория миналанган булса, сапёрларны чакырдык, алар инде минасызландыру белән шөгыльләнделәр.

Хезмәте вакытында хәрби хезмәткәр ике тапкыр авыр яралана. Беренче кыйпылчык ярасын ул 2024 елда ботына ала, ә икенчесен – бер айдан, ул хезмәттәшләре белән дошман дроннарының зарарлы зонасында кала.

 

– Ул төнне безнең бурыч позицияне алыштыру иде. Без бардык, барганда дошманның пилотсыз очкычлары, безнең урынны белеп, безнең “Урал” эченә, турыдан-туры брезент астына “кошчык” килеп керде һәм эчтә шартлады. Барысы да кычкыра башладылар, менә кинодагы кебек шау-шу, колаклар сызгыра, барысы да контузия алды. Машина туктады, аннан сикерә башладык, сикергәндә икенчесе безнең яннан язып шартлады. Мин урманга кача алдым. Биш-алты тапкыр шундый шартлау булды, – дип сөйләде хәрби хезмәткәр.

Сугышчы әйтүенчә, аларга бәхет елмайган, янәшәдә генә эвакуация медицина төркеме булган, медиклар вакытында ярдәм күрсәткәннәр.

Яралануга карамастан, урманга кереп өлгердем. Алар мине сугышчыларны эзли башлагач, территорияне прожектор белән яктыртканда таптылар. Ул вакытта башка төрле уйлар килде, курку булды. Бәлки, мине дошман тапкандыр, дип уйладым, әмма ярый әле, үзебезнекеләр иде, – ди ир-ат.

Кыйпылчыклар сугышчының җилкәсенә, күкрәк читлегенә һәм бер күзенә тигән. Ул Мәскәүдә операция кичергән, госпитальләрдә озак вакыт дәваланган һәм тернәкләнү узган. Хәрби хезмәткәр иң авыр мизгелләрдә аңа гаиләсе һәм догалары көч биргәнен әйтте.

– Анда һәркем дога укый. Йокларга ятканда – дога кыласың, заданиега чыкканда – дога кыласың. Безгә рухани килде, ул да догалар укыды, изгеләндерде. Бу иман, көч бирә, – ди Барни.

Анда, алгы сызыкта, аңа шулай ук аның гаиләсенең – әти-әнисенең, улының, сеңелкәшенең ярдәме көч бирә. Алар бик борчылсалар да, аның бу адымы белән горурланалар.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, хәрби хезмәткәр дәүләт бүләге – Суворов медале белән бүләкләнә. Шулай ук аңа оборона министрлыгыннан рәхмәт белдерелә.

– Бу конкрет сугышлар, батырлык өчен бирелгән бүләкләр, без егетләр белән Ватанны саклауны бурычыбыз дип саныйбыз. Һәм без, Җиңү белән кайтырбыз, үз тормышыбызны корырбыз, тыныч тормышта нәрсә теләдек, хыялландык, шул эш белән шөгыльләнербез, дип ышанабыз. Мин менә төзелешне тәмамлауны планлаштырам, – дип уртаклаша Барни.

 

Сугышчы әйтүенчә, сугыш кешеләрне үзгәртә, тормыш кыйммәтләрен үзгәртә, син күп нәрсәгә башкача карый башлыйсың, дип таный.

– Менә кайвакыт тыныч кына барасың, һәм кинәт сине эзәрлекли башлауларын, артиллерия эшли башлавын сизеп аласың һәм саклану инстинкты уяна. Бу хәлдән ничек котылырга дип, төрле юллар эзли башлыйсың, бер урында өч минуттан артык торырга ярамый, гел хәрәкәт итәргә, күченергә кирәк. Мондый мизгелләрдәа якыннарыңның синең өчен никадәр кадерле булуын аңлыйсың, – дип фикер йөртә ул.

Патриотизм төшенчәсе аның өчен гади сүз түгел – ил сагына басу, шул юлны аңлы рәвештә сайлау. Барлык авырлыкларга карамастан, сугышчы шундый карарга килүенә бер дә үкенми. Аның батырлыгы һәм ныклыгы – якташлары өчен рухи көч үрнәге.

Сентябрь ахырында хәрби хезмәткәр үз частена юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев