Баулы сыерлары электрон паспортлы була
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлекләрне чиплаштыру эше бара. Бу эш белән дүрт бригада шөгыльләнә. “Хезмәткә дан” хәбәрчесе, Уба авылында яшәүче Бикчуриннар шәхси хуҗалыгында булып, ветеринария хезмәткәрләренең сыерларга шәхси номер куюларын күзәтте.
Чиплаштыру әлегә бушлай башкарыла, киләчәктә ул түләүле булачак. Ветеринарлар йорт хайваннары асрый торган һәр шәхси хуҗалыкны йөреп чыгачак.
Убада яшәүче Бикчуриннарның 15 баш мөгезле эре терлеге бар. Гаилә 2019 елдан бирле күпләп терлек асрый. Ул вакытта 20дән артык савым сыерлары булган. Аларның сөтен сату белән кыенлыклар килеп чыккач, терлекләрнең баш санын киметергә карар иткәннәр.
Хуҗабикә Зөһрә терлекләрне чиплаштыруга нейтраль карашта тора.
- Дәүләт нәрсә әйтә, шуны эшлибез инде, кирәк икән кирәк, – ди ул.
Чиплаштыру түбәндәгедән гыйбарәт: ветеринарлар, эшкә керешер алдыннан, сыерларның колакларына шәхси номерларны беркетү өчен кирәкле махсус приборларны әзерли. Хуҗа кешегә исә, сыер тик кенә басып торсын өчен, бау белән сыерның башын тотасы гына кала. Сыерның бер колагына – карап укый торган номер, ә икенчесенә электрон чип беркетелә. Аннары терлек махсус теркәү ведомстена теркәп куела. Шунда штих-кодтагы индивидуаль номер ябыштырыла. Терлек колагындагы номерны гади телефон белән дә укып була, моның өчен, штих-код укый торган кушымта гына кирәк. Махсус җайланмага чипны китереп карасаң, терлек турында бар мәгълүматны белеп була – яше, кушаматы, прививкалары, җенесе, токымы, хуҗасы, кайдан алынганы. Сыерның электрон паспорты булып чыга инде бу.
– Чиплаштыру процедурасы авыр түгел, – ди ветеринария фельдшеры Анастасия Ильдукова. – Һәр терлекнең шәхси номеры булгач, безнең эш җиңеләя. Кулдан язып йөрисе түгел, смартфон ярдәмендә терлек турында бөтен мәгълүматны белеп булачак.
Чиплаштыру белән бергә, ветеринарлар язгы профилактика чараларын да үткәрәләр. Мәсәлән, терлекләрдә туберкулёз булу-булмауны ачыклыйлар.
– Ел саен язын һәм көзен без мәҗбүри үтәлергә тиешле чараларны, вакцина ясауны, авырулар булу-булмауга каннарын тикшерүне башкарабыз, – дип сөйләде Баулы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов. – Чиплаштыру ел дәвамында үткәреләчәк. Татарстан республикасы беренче сентябрьгә кадәр шәхси сектордагы терлекләрне чиплаштыруга акча бирде: безнең ветеринария хезмәте бушлай чиплаштыра. Беренче сентябрьдән соң, чиплаштыру түләүле булачак. Бу хезмәткә гадәти һәм электрон бирка бәясе һәм бригада эше керә. Түләүле булгач, 300 сумнан артык тәшкил итәчәк. Эш бушка башкарылганда, терлекләрне чиплаштырып калырга кирәк.
Илшат Гаязов сүзләренә караганда, киләчәктә чиплаштыру узмаган терлекне көтүгә чыгару һәм аның итен базарда сату тыелачак.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев