Баулы районында терлек азыгы әзерлиләр
Баулы районында терлек азыгы әзерләү эшләре кызганнан-кызa бара. Бүгенге көнгә хуҗалыкларда бер баш шартлы терлеккә якынча 30 центнер азык әзерләнгән. “Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында да азык запасларын актив рәвшетә тулыландыралар. Сентябрь башында биредә силос өчен кукуруз уңышы ала башладылар.
Бу сезонда “Миңнуллин” хуҗалыгы кырларында кукурузны чын мәгънәсендә “кырлар патшабикәсе” дип атарга мөмкин. Кайбер урыннарда ул өч метр биеклеккә җитә. Бу культураны җыюда тәҗрибәле механизатор Олег Бахтияров эшли. Ул кукурузның болай уңуын беренче тапкыр күрә.
– Кукуруз бик яхшы быел, ничә ел эшләп, мондый кукуруз күргәнем юк иде әле. Була, әмма бик сирәк. Кыска үсә торган үсемлекләр өчен махсус җайланма сатып алган идек, ә монда кукуруз үсеп китте, хәзер кире роторлыны корырга кирәк, – дип уртаклаша ул.
Җыелган яшел массаны бер-бер артлы йөк машиналары силос базына ташый. Бу эштә Александр Безенов, Виктор Пронин, Андрей Пронин шоферлар эшли. Яшел азыкны чокырларга бушаталар, анда кукуруз катнашмасы авыр техника белән тапталып тигезләнә – К-700 тракторында Александр Киселев эшли.
– Бүгенге көнгә без якынча 5 мең тонна силос әзерләдек, минем уйлавымча, тагын шулкадәр үк әзерләрбез. Якынча 8 мең тонна сенаж әзерләдек, печән чабуны да тәмамладык. Минем уйлавымча, быел икенче тапкыр чабу да булыр, дигән өмет бар, - дип сөйләде “Миңнуллин” КФХ җитәкчесе Геннадий Миңнуллин.
Хуҗалыкта бер баш шартлы терлеккә 25 центнердан артык азык әзерләнгән инде. Көзге культураларны 900 гектарда чәчкәннәр, хәзерге вакытта туфракны эшкәртү бара.
Фото: Айгөл Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев