Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында мичләрнең торышын тикшерәләр

Салкын сезон башлану белән, торак секторында профилактик эш аеруча актуаль. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге хезмәткәрләре шәхси секторда яшәүчеләрнең йортларын йөреп чыктылар, мич белән җылытылган йортларны, мунчаларны карадылар.

Өлкән инспектор Рөстәм Миншин Восточная урамында яшәүчеләрнең өйләренә биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерү өчен килде. Бу урамда яшәүче Илдар Миңнеханов тикшерүнең мөһимлеген яхшы аңлый һәм ул мунчасын карарга рөхсәт итте. Хуҗа әйтүенчә, ул мунчаны утын белән ягып җибәрә һәм аннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тырыша.

– Мичтә ярыклар булу-булмавын һәрвакыт күзәтеп торабыз, төтен юллыгын тикшереп торабыз, ел саен үзем техник хезмәт күрсәтәм. Мич артык кызмасын өчен, сак кына ягабыз, бигрәк тә кыш көне, – дип уртаклаша Илдар Миңнеханов. 

Киләсе йорт хуҗалыгында янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре шулай ук хуҗаларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен ничек үтәүләрен тикшерделәр һәм мунчадагы мич һәм мич торбасының торышын карадылар.  Хуҗалар билгеләп үткәнчә, алар куркынычсызлык техникасының барлык таләпләрен дә үтиләр. 

 – Мунчаны ягып җибәргәндә, ярты сәгать саен карап торабыз. Җәй көне, гадәттә, мунча янында, һичшиксез, зур савыттагы су тора. Мичне караучысыз калдырган юк. Болар барысы да үзебезнең иминлек өчен кирәк, – дип сөйләде Гөлнәзирә Газзалиева.

Елның теләсә кайсы вакытында янгыннарның күбесе шәхси секторга туры килә. Ә аларның сәбәпләре бер үк диярлек – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан һәм мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

– Мичләрне һәм җылыту приборлары янында тиз янып китә торган материаллар һәм конструкцияләр булмаска тиеш, шулай ук мичләр һәм төтен торбалары төзек булмаган очракта файдалану тыела. Мичләр һәм җылыту приборлары төзек булмаганда, куллану туктатыла. Мичләрдән файдаланганда тиз янучан сыеклыклар куллану, аларны караучысыз калдыру һәм күзәтчелекне балаларга тапшыру тыела, – дигән мәгълүмат бирде Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Миншин. 

Кисәтелгән – димәк, куркынычтан сакланган. Шәхси йорт хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча киңәшләр һәм телефон номерлары язылган мәгълүмат буклетлары да бирелде.

Рейдлар шәһәрдә дә, районда да узачак. Янгын сүндерүчеләр мондый очрашулар барышында халыкны шәхси куркынычсызлыкка салкын мөнәсәбәтнең нәтиҗәләре турында кисәтергә тырышалар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйлар.

Фото: Айгөл Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев