Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы кызлары малайларны кыерсыта

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына бер генә гаилә килгән.

Газетаның узган саннарында без үз көчен кая куярга белмәгән бишенче сыйныфта укучы кыз турында язган идек инде. Бу юлы да ата-аналар һәм укытучылар аның үз-үзен тотышына зарланып килделәр.

Кыз бер малайны физик яктан җәберләүдә гаепләнә. Ул параллель сыйныфта укучы малайны гел эзәрлекли, кыйный, кыерсытып тора икән. Алар тәнәфесләрдә генә түгел, туган тел дәресләрендә дә кисешәләр. Моннан тыш, бишенче сыйныф укучысы укытучыларны мәсхәрәли, парталар буенча йөри, аяк киемен алыштырмыйча урамга чыга. Ә күптән түгел ул мәктәпнең беренче кат тәрәзәсеннән сикереп чыккан. Кызның су кранын махсус ачык калдырган, янгын сигнализациясен кабызган очраклар да булган.

– Мин ярты сәгатькә якын аның белән тәрбия эшләре алып барам, дәрескә вакыт бик аз кала. Аның аркасында сыйныфташлары зыян күрә, башка укучылар өчен борчылам, – ди сыйныф җитәкчесе.

– Кыз булырга вакыт инде, син үзең гаепле, сиңа тиз арада тәртибеңне үзгәртергә кирәк, – диде, аңа мөрәҗәгать итеп, комиссия рәисе Илмира Хөснуллина.

Кызның бик яхшы рәсем ясавын, рәсем түгәрәгенә йөрүен уңай яктан бәяләп үттеләр.

– Син биткә төкерәсең, кызым, – ди кызның әтисе. – Күпме йөрергә була инде, мин, эшләр урынына, үз вакытымны монда сарыф итәм.

Комиссия әгъзалары мәктәптә һәр хокук бозу өчен акт төзергә һәм кызның әти-әнисенә штраф салырга тәкъдим иттеләр. Алга таба да шулай дәвам итсә, кызны приютка урнаштырачаклар. Ә кызның, үз сүзләренә караганда, анда эләгәсе килми.

Бу юлы балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә дүрт эш каралырга тиеш иде, чакырылучыларның өчесе килмәде.

Утырыш ахырында комиссия әгъзалары Алексеевскада яшәүче ваемсыз бер әнинең эше турында фикер алыштылар. Аларның сүзләренә караганда, яшь ярымлык бала авырый, анализлары начар. Ә ана баланы дәвалауга илтми. Ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә чакырылган, тик килмәгән, янәсе автобуска соңга калган. Комиссия әгъзалары сүзләренә караганда, алар артыннан ике тапкыр ашыгыч ярдәм җибәргәннәр, тик нәтиҗәсез, ул әлегә кадәр балалар бүлегендә күренмәгән. Баланың бөерләре белән проблемалары бар, Казанга җибәрергә телиләр. Хатын ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәми. Комиссия әгъзалары сүзләренә караганда, ул үзен агрессив тота, калган балаларны калдырыр кешем юк, дип аклана. Сүз уңаеннан, гаиләдә сигез бала. Гаилә башлыгы гел эштә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары протокол төзергә, педиатр, опека, полиция бүлеге вәкилләре белән гаиләгә барып балаларын, шул исәптән авыру баланы да алырга карар кылдылар.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев