Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы егетләре Ватанны сакларга әзер

Баулыда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады. Бу юлы армиягә Баулы районыннан – 48, Ютазы районыннан 23 егет барачак. Беренче төркем 15 октябрьдә җибәреләчәк, егетләрнең күпчелеге ноябрьдә хезмәткә китәчәк.

Иң элек егетләр хәрби комиссариатта инструктаж уздылар – район хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин яшьләргә аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты.  Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында 18 яшьлек Ленар Фазуллин да бар, ул чик буе гаскәрләренә эләгергә тели.

– Хәзерге вакытта Белогорск шәһәренең чик буе гаскәрләренә сайлау уздым. Аграр көллияттә укыдым, бораулаучы ярдәмчесе булып эшлим. Армия – батырлык мәктәбе, ул рух һәм дисциплина тәрбияли, – дип билгеләп узды Ленар.

Коммуналь-төзелеш техникумын тәмамлаган 20 яшьлек Вадим Щербаков әйтүенчә, ул армия хезмәтенә әзер.  Егет, бер ел сизелмичә дә узып китәр, дип өметләнә.

- Автобатальонда машина йөртүче булып хезмәт итмәкче идем, әмма әлегә “С” категориясен алмадым, шуңа күрә гаскәрләрнең башка бүлегенә эләгәчәкмен. Һәр ир-ат армиядә хезмәт итәргә тиеш, чөнки армия батырлыкка өйрәтә, анда төрле шәһәрләрдән дуслар табармын дип өметләнәм, – дип уртаклашты Вадим.

Егетләр чакырылыш комиссиясе каршында стандарт процедура үтәләр –комиссия әгъзалары булачак Ватанны саклаучыларның белемнәре, гаилә хәле белән кызыксыналар, сораулар бирәләр.  Армиягә хәрби хезмәткә яраклы кешеләр генә алына, ә гаскәрләрнең төре сәламәтлек торышына бәйле. Егетләр элеккечә бер ел хезмәт итәчәк, чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

- Быелгы хәрби хезмәткә чакырылуда кайбер үзенчәлекләр бар, мәсәлән, Россия Федерациясенең барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрби бурычлы гражданнар Бердәм хәрби исәпкә алу реестрына кертелә. Мондый система быел кертелде, берничә ай элек эшли башлады, – дип аңлатты Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов. – Шулай итеп, хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәбәр итү өчен, гадәти повесткалардан тыш, дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә торган электрон повесткалар да кулланыла.

Хәрби комиссар сүзләренчә, электрон повесткалар кертелгәннән соң, мошенниклар “хәрби комиссариаттан шалтырату” схемасын куллана башлаганнар. Алар үзләрен хәрби комиссариат хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм, имеш, гражданинга повестка килү-килмәвен тикшерәләр.  Килмәгән очракта, янәсе, документны кабат җибәрү өчен, килгән смстан кодны әйтергә кушалар. Шул рәвешле, мошенниклар гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасына керәләр һәм киләчәктә шәхси мәгълүматны хокукка каршы максатларда кулланалар.

 Баулы районыннан чакырылучыларның күбесе коры җир һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.  Егетләр җибәреләчәк төбәкләр төрле – Ватаныбызның көнбатыш чикләреннән алып, Ерак Көнчыгышка кадәр.  Көзге чакырылыш агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итә, декабрьдә соңгы төркем җибәрелә.

Фото: А.Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев