Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларыгызны саклагыз!

Баулы районында балаларның юлларда имгәнүен булдырмауга юнәлдерелгән “Бала – төп пассажир” акциясе узды.

Елның беренче яртысында район юлларныда теркәлгән аварияләрдә дүрт балигъ булмаган бала зыян күргән, балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шуны искәртә: алгы утыргычта – 12 яшькә кадәрге, арткы утыргычта җиде яшькә кадәрге балаларны машинада балалар өчен махсус җайланмалар кулланып йөртергә кирәк. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешлары белән эләктерелергә тиеш.

– Безнең хезмәткәрләр балаларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләрен бозуны булдырмау буенча актив эш алып бара. Әлеге хокук бозу өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23нче маддәсе 3нче өлеше нигезендә, өч мең сум күләмендә штраф каралган, – дип билгеләп үтте Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлеге начальнигы Илдар Мансуров.

Дәүләт автоинспекциясенең хезмәткәрләре “Ласточка” балалар сәламәтләндерү лагеренда профилактик әңгәмә дә үткәрделәр, анда хәзер 60 бала ял итә. Ял итүчеләргә транспорт чарасы хәрәкәт итә башлаган мизгелдән алып, тулысынча туктаганчы каешларны эләктерергә кирәклеген искәрттеләр.

Әңгәмә барышында балаларга киемдә яктылык кайтара торган элементлар киеп йөрү кирәклеге турында искәрттеләр. Бу караңгы вакытта һәм болытлы көннәрдә шәхси иминлекне тәэмин итү чараларының берсе булып тора. Инспектор аңлатуынча, юлның җәяүлеләр кичүе өлешендә наушниклардан һәм мобиль телефоннан файдалану тыела.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл кагыйдәләренә һәм автомобиль салонында балаларның иминлеген тәэмин итүгә җаваплы карарга чакыра.

Фото: Айгөл Мдиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев