Кышкы каникуллар башлана: кем күпме ял итәчәк?
Яңалыклар

Кышкы каникуллар башлана: кем күпме ял итәчәк?

Яңа ел бәйрәмнәрен зурлар да, балалар да зарыгып көтеп ала. Өлкәннәр эштән, көндәлек мәшәкатьләрдән бераз хәл алсалар, укучылар укудан башларын ял иттерә, әти-әниләре белән бергә күңел ача.

Кичә республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникулы 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәген әйтте.

- Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләрдә кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырырга кирәклеге турында күрсәтмә бирә. Ул ике атна дәвам итәчәк. Каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, - ди Лариса Сулима.

Шулай да, аның сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләрендә каникул ике-өч көнгә соңрак та башланырга мөмкин. Җитәкче: "Бу мәсьәлә мәктәпләр карамагында», - ди.

Бәлки, шуңадыр да, Казан укучылары районнарга караганда азрак ял итәчәк. Эш шунда ки, Казанның мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә, башкала мәктәпләрендә каникуллар 29 декабрьдә башланачак. Һәм беренче уку көне 8 гыйнварда булачак. Дөрес, кыскартылган кышкы каникуллар урынына җитәкчеләр өстәмә ял көннәрен тәкъдим итә. Казан балалары өстәмә рәвештә 24 февральдә, 9-10 мартта һәм 30 апрельдә ял итәчәк.

Кышкы каникулларның кыскартылуы кайбер әти-әниләргә охшап бетмәгән, әлбәттә. Мәгариф идарәсенең карарын гамәлдән чыгаруны сорап, хәтта прокуратурага шикаять юллаучылар да бар.

Ә эшләүче халык ничек ял итәчәк соң? Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре - 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә, шимбә-якшәмбегә, туры килә. Шулай итеп, 6 гыйнвар ялы - 9 мартка, 7 гыйнварныкы - 2 майга күчерелә.
Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк.

Чыганак: shahrikazan.com


Нет комментариев