Баулы районында 9 кешедә COVID-19 ачыкланган
Яңалыклар

Баулы районында 9 кешедә COVID-19 ачыкланган

14 мартка булган мәгълүматка караганда, Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 592 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда 131150 кеше COVID-19 белән авырган.

Узган тәүлектә республикада 592 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 161е – балалар.

Баулы районында – 9, Азнакайда – 10, Бөгелмәдә – 16, Лениногорскида – 26, Әлмәттә – 31, Зәйдә – 14, Ютазыда 3 очрак ачыкланган.

Фото: https://pixabay.com


Нет комментариев