Татарстанның 12 районында яңа пляжлар барлыкка киләчәк
Татарстанның кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хисабында 40 пляж исәпләнә, аларның 26сы сезон башлануга әзер.
Татарстанның 12 районында яңа пляжлар барлыкка киләчәк, тагын 4 районда массакүләм ял итү урыннары җиһазландырылачак. Аларны киләчәктә пляжлар итеп үзгәртеп кору планлаштырыла.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.
Хәзер Татарстанның кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) хисабында 40 пляж исәпләнә, аларның 26сы сезон башлануга әзер.
«Без пляжга болай гына килмибез, тикшерү алдыннан аны җирле үзидарә органнары әзерли. Бу вакытка пляж тулысынча әзер булырга тиеш — техник документация булырга, суның төбе тикшерелгән булырга, коткару посты урнаштырылган булырга тиеш», — дип аңлатты Венедиктов.
Аның сүзләренчә, быел кайбер пляжларны берничә мәртәбә тикшерергә туры килгән. Чаллыда ГИМС инспекторлары пляжларның берсендә берничә хилафлык тапкан, хәзер аны кабаттан тикшерәчәкләр.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев