Шалты яшьләре гореф- гадәтләрне өйрәнеп үсә
Моннан бер- ике дистә еллар элек кенә авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар су буена кер чайкарга, кер юарга төшәләр иде. Җәйге вакытларда бу эш үзенә күрә бәйрәм төсен алган. Заманалар алга китеп, хатын-кызның кер юуу, чайкау кебек эшләрен автомат машиналар алыштырды. Туган телләр һәм Халыклар елы бердәмлеге кысаларында Шалты авыл мәдәният йортының “Ак калфак” түгәрәге җитәкчесе “Су буйлары сөенсен, безнең бәләк тавышына” дип исемләнгән кызыклы, тарихи чара оештырды. Аңа калганнар да теләп кушылдылар.
Ветеран укытучы, бүгенге көндә “Ак калфак” түгәрәге җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова түгәрәккә йөрүче укучы балаларга еш кына районда моңа кадәр күзәтелмәгән кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәреп тора. Бу юлы да шулай булды, “Су буйлары сөенсен, безнең бәләк тавышына” дигән чара бик кызык һәм мәгълүматлы булды. Бүгенге көндә борынгы көнкүреш әйберләре – бәләк, кер тактасы, көянтә кебек сүзләрне инде онытып барган буын, кабат аларны искә төшерде. Ул гына да түгел. Укучы балалар өлкәннәргә ияреп бәләкләп кер юып карадылар, аны чайкарга көянтә – чиләкләргә асып, су буена төштеләр. Кер юган вакытта Наҗия Гыйльфанова балаларга бәләк белән эшләү тәртибен, аның тарихын да сөйләп аңлатты.
Су буена төшкәч, Әнисә апа Абдуллина укучыларга су буенда үскән шифалы үләннәр, аларны җыю вакытын, куллану ысуллары хакында сөйләде. Әрем себеркесен ясау, аны куллану турында аңлатты.
“Бу чара бик кызыклы булды, – ди Данис һәм Диләрә Хәләповлар. – Без бәләк турында бөтенләй дә ишеткән юк иде. Наҗия апага һәм оештыручы апаларга рәхмәт. Алар һәрвакыт безгә кызыклы, без белмәгән әйберләр турында сөйлиләр”.
“Су буенда рәхәт инде, тик керне болай бәләкләп юуу бик авыр булгандыр безнең әбиләребезгә, – ди Камилә Сәлимгәрәева. – Көянтә белән су ташу да рәхәт түгел. Шулай да бүген бу эшләрне эшләп карадык. Безгә бик кызык булды. Апаларга рәхмәт.”
Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев