7 август 2021 яңалыклары
-
Баулылы алимент түләмәгән өчен ирегеннә мәхрүм
Баулы шәһәр суды Баулыда яшәүчегә карата җинаять эше карады. Шәһәр судының матбугат төркеме редакциягә хәбәр иткәнчә, ир-ат озак вакыт дәвамында баласын тәрбияләү өчен акча түләмәгән.
-
Шалты яшьләре гореф- гадәтләрне өйрәнеп үсә
Моннан бер- ике дистә еллар элек кенә авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар су буена кер чайкарга, кер юарга төшәләр иде. Җәйге вакытларда бу эш үзенә күрә бәйрәм төсен алган. Заманалар алга китеп, хатын-кызның кер юуу, чайкау кебек эшләрен автомат машиналар алыштырды. Туган телләр һәм Халыклар елы бердәмлеге кысаларында Шалты авыл мәдәният йортының “Ак калфак” түгәрәге җитәкчесе “Су буйлары сөенсен, безнең бәләк тавышына” дип исемләнгән кызыклы, тарихи чара оештырды. Аңа калганнар да теләп кушылдылар.
-
Хезмәткәрләрен саклану чаралары белән тәэмин итмәгән
Баулы шәһәр прокуратурасы район территориясендә хуҗалык итүче «Жилсервис» җәмгыяте эшчәнлегендә хезмәт законнары үтәлешен тикшергән.
-
Баулы юбилярына оныклары җыр бүләк итте
Бүген Хансевәр авылында гомер итүче Вәсилә Хәйрова үзенең туксан яшен билгеләп үтте. Бәйрәме уңаеннан балалары, оныклары аның ишегалдында бәйрәм концерты оештырды.
-
Татарстанда 863 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшергән объектларда коронавируска каршы таләпләрне 1,5 тапкыр күбрәк бозулары ачыкланган. Шулай ук июль аенда бер тәүлектә теркәлгән авыручылар саны да бер ярым тапкыр арткан.
-
Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик
Районда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе старт ала.
-
Минераль суда аз тозланган кыяр
Кыярлар өлгереп җитте, сезгә тиз тозлау ысулын тәкъдим итәбез
-
Киемнең «яшьлеген» ничек озайтырга?
Киемәрне агын – акка, карасын карага аерып, машинага тутырабыз да... Кул белән юа торганнарын кул белән генә дә сыгып куябыз. Ләкин менә киемнең нинди тукымадан булуына карап, суның җылылыгы да, сыгуы-киптерүе дә төрлечә кирәк. Киемегезнең матурлыгын, яңалыгын мөмкин кадәр озаграк саклар өчен, аларны дөрес итеп юу мөһим.