Экстремизмга каршы тору айлыгы
Районда "Экстремизмга - юк!" айлыгы башланды.
Ул республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, экстремизмны һәм терроризмны булдырмау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырыла. Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла. Айлык кысаларында беренче чараны - "Үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калу" акциясен "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге хезмәткәрләре уздырган. Алар шәһәр урамнарында әңгәмәләр үткәргәннәр, флайерлар таратканнар. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев