Дин гыйлеменә нәтиҗә ясадылар
Кызылъяр авылы Җәмигъ мәчетендә укучы балаларның кышкы каникулларын йомгаклап дини белемнәренә нәтиҗә ясау буенча матур чара үтте. Анда балалар гына түгел, аларның ата- аналары, Баулы шәһәре мәчетләренә йөрүче абыстайлар да катнашты.
Кызылъяр авылы мәчетенең дә ишекләре ябылып тормый. Чираттагы ачык дәрес, мәктәптә укучы балаларның дини белемнәренә йомгак буларак оештырылды.
- Уку елы башлану белән безнең мәчеттә дә укулар башланды. Һәр якшәмбе саен балаларны мәчеттә дәресләргә көттек,- дип сөйләде Кызылъяр авылы имамы Фәнис Хәлфетдинов. -Эшләребез дәвамлы булсын иде. Дәресләрне алып барырга, мәчеттә дини чараларны оештыруга Сания Рязапова, Сиринә Вәлиева, Илиза Вәлиәхмәтова ярдәм итеп торалар. Бүгенге чарага 16 бала килде. Балаларның белемнәрен күрсәтү өчен аларның әти- әниләрен, әби- бабайларын да чакырдык. Дөресен генә әйткәндә, чакырырга кирәк. Чакырсак, киләләр. Бергәләп өйрәнәбез, өйрәтәбез.
Фәнис хәзрәт сүзләренчә, киләчәктә авыл мәчетләрендә тәҗрибә уртаклашу максатынла уртак дини чаралар, ачык дәресләр үткәрү отышлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев