Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылардан көнкүреш калдыкларын график буенча чыгаруларын сорыйлар

Беренче май урамыннан, шәхси сектор буйлап барганда юл читендә берәр я өелеп торучы чүп капчыклары күзгә ташлана. Алар урам буйлап сибелгән дисәң дә һич артык булмас. Төзек, матур йортлар тезелеп киткән иң озын урамнарның берсен бу күренеш бер дә бизәми.

Чынлап та аунап яткан чүп капчыклары урамның торышын боза. Ул гына да түгел көнкүреш калдыклары салынган капчыкларны этләр, мәчеләр өзгәли. Бер җирдән икенче җиргә күчереп йөртәләр. Шулай ук калдыкларны кошлар да тарата.

Шәһәр башкарама комитеты вәкиле район экологы Альберт Мөхәммәдов белән йортлар буйлап уздылар, яшәүчеләрдән чүп-чарны вакытыннан алда чыгармауларын үтенделәр.

Беренче май урамы буенча чүп машинасы 17 сәгать 30 минутта уза. Тик кайберәүләр чүп капчыкларын иртән иртүк чыгарып куя.

- Мин чүпне иртәнге сәгаттә үк чыгарып куярга мәжбүрмен, чөнки иртә белән эшкә китәм,– ди шәхси секторда яшәүче ханым. – Вакытында чыгара алмыйм, эштән дә 19 сәгатьтә генә кайтам.

Иртәдән эшкә китүчеләргә белгечләр чүпләрен чыгарырга күршеләренә кушып китәргә, я булмаса махсус контейнер алырга тәкъдим иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ