Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда тәртип сакчылары урам һәм кибетләргә патрульлек итә

ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре массакүләм тикшерүгә чыктылар.

Үзизоляция режимы дәвам итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләрне туктатып, СМС-пропуск, белешмәләр булуны тикшерде. Шәһәр буйлап СМС-пропуск һәм белешмәләрсез йөрүче автомобильчеләр дә бар иде. Кибетләрдә битлек режимын бозучыларны ачыклаганнар.

Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, рейд чаралары үзизоляция режимын бозулар булуын да күрсәткән. Сатучыларга һәм сатып алучыларга карата беркетмәләр төзелде. Шулай ук махсус рөхсәттән башка автомобиль йөртүче гражданнарга карата административ беркетмәләр төзелде.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев