Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда ремонт барышын тикшерделәр

ТР баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов Баулыга эш сәфәренә килде һәм, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында, капиталь ремонт һәм төзелеш бара торган объектларда булды. Күчмә киңәшмәгә район башкарма комитеты һәм подрядчы оешмалар вәкилләре дә чакырылды.

ТР баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов капремонт үткәрелә торган су белән тәэмин итү һәм теннис объектын челтәрен, Октябрь мәйданы һәм Пионер урамындагы төзекләндерүне, халык мәшгульлеге үзәген, 2нче мәктәптәге азык блогын  карады һәм “Ласточка” балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләүне бәяләде. Шулай ук ул капремонт бара торган аграр көллият тулай торагына да барды. Биредә фасад, түбә, электромонтаж һәм бизәү эшләре башкарыла.

Аннары Илнар Хафизов шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә Тынычлык урамындагы ябык футбол манежы төзелешендә булды. Бер катлы спорт объектының гомуми мәйданы – 1315 квадрат метр, футбол аланы – 20х40 метр. Хәзер биредә түбә ябу, вентиляция системасын монтажлау, янгыннан саклау сигнализациясе кую, электромонтаж, бизәү эшләре бара.

Илнар Хафизов объектларны вакытында тапшырырга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев