Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы урамнарыннан 20 мең кубометрдан артык кар чыгарыган

Кыш шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре өчен кызу чор. Карлы көннәрдә бигрәк тә.

Идарә хезмәткәрләре иртә таңнан урамнарны кардан чистарту, бозлы урыннарга ком-тоз катнашмасы сибү белән мәшгүль.

Кыш башыннан Баулы урамнарыннан полигонга барлыгы 20 мең кубометрдан артык кар чыгарылган. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында алты махсус техника эшли, шуларның икесе кар төягеч булса, дүртесе ташып торучы самосваллар.

Юлларга техника белән ком-тоз катнашмасы сибү дә каралган. Предприятиянең 20-ләп эшче куллары тротуарларны, халык йөри торган урыннарны боздан арындыру, ком-тоз катнашмасы сибү өстендә дә эшли.

 

 

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев