Баулы районында янгыннар булган
Узган атнада районда өч янгын теркәлгән. Кисәтүләргә һәм тыюларга карамастан, район халкы үз участокларында чүп-чарга һәм коры үләнгә ут төртүләрен дәвам итә.
Якшәмбе көнне төштән соң Иске Чүте авылында янгын чыккан, сәбәбе – коры үләнгә ут төртү. Нәтиҗәдә Елга урамында ике хуҗалыкта ике сарай тулысынча һәм мунча түбәсе янган. Ут чыгуның гомуми мәйданы – 30 квадрат метр.
Уба авылында да янгын булган. Бер хатын-кыз чүп-чар яндырган, ут – сарайга, мунчага, аннан күршеләренең сараена үрмәләгән. Янгын мәйданы – 303 квадрат метр.
Янгын чыгуда гаепле кешеләргә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Янгын сүндерү өчен 14нче һәм 109нчы янгын сүндерү частьләре һәм Александровка аерым посты хезмәтләре җәлеп ителгән.
Дәүләт янгын күзәтчелеге мәгълүматына караганда, ел башыннан ут чыгуның 12 очрагы теркәлгән (узган елның шул чорында – алты). Бәхеткә, җәрәхәт алучылар юк.
Исегезгә төшерәбез: Баулы районы территориясендә 16 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/baulyda-yangynga-karshy-makhsus-rezhim-kertelde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев