Баулы районында Сабан туен кыш көне дә үткәрәләр
Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә Кышкы Сабантуй булган. Аны оештыруның максаты – Яңа ел алдынан балаларда бәйрәм кәефе булдыру.
Кышкы Сабантуй – вакытны саф һавада актив, уңай һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу фикерне күздә тотып, Кызылъяр мәктәбе коллективы укучылар өчен менә шундый күңелле бәйрәм оештырырга булган.
«Кышкы Сабантуй – ел саен, традицион рәвештә кышкы каникул алдыннан үткәрелә торган чара. Балалар бик канәгать калдылар, без моңа бик шат», – дип уртаклашты Кызылъяр мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Миңнуллина.
Бәйрәмгә Кыш Бабай белән Кар кызы һәм башка әкият геройлары да килгән. Бу рольләрдә укытучылар булган. Алар балаларга күп ярышлар әзерләгәннәр – эстафета, капчыкта сикерү, чаңгыда өчәүләшеп йөгерү, аркан тартышу һәм башкалар. Укучылар аларда актив катнашканнар. Өстәвенә, көне дә кояшлы, җылы булган.
Шулай ук, саф һавада самавыр кайнатып, балаларны кайнар чәй һәм тәбикмәк белән дә сыйлаганнар.
Фото: Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев