Баулы районы хуҗалыкларында техникаларны тикшерделәр
Азык әзерләү кампаниясе башланырга ике атнадан артык вакыт кала. Бу атнада Баулы районында яшел уракта катнашачак техникаларны кабул итү чарасы узды. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге вәкилләреннән торган махсус комиссия район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген тикшерде.
Иң элек комиссия, Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов җитәкчелегендә, “Миңнуллин” хуҗалыгы машина-трактор паркын карады. Биредә терлек азыгы җыю комбайннары һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сызыгына куелган иде.
– Бүген без “Миңнуллин”, “Берлек”, “Николашкино”, “Берёзовские зори” һәм “Хаҗиев” хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге белән танышачакбыз. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекчелек белән актив шөгыльләнәләр, – дип сөйләде Альберт Талипов.
“Миңнуллин” хуҗалыгында 2300 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Быел биредә азык культуралары өчен 3 мең гектарга якын мәйдан бүлеп бирелгән. Анда күпьеллык үләннәр, кукуруз һәм печәнгә үлән үстерәләр. Хуҗалыкта азык культураларын чабуга июнь башында керешергә ниятлиләр. Беренче эш итеп печәнгә үлән чабу планлыштырыла.
– Планнар зурдан: 10ар мең тонна силос һәм сенаж, 3 мең тонна печән әзерләргә уйлыйбыз. План үтәлсә, кышкы сезонга җитәчәк. Быел үлән бик яхшы, терлек азыгы әзерләүдә катнашырга тиешле барлык техника кырга чыгарга әзер, – дип уртаклашты “Миңнуллин” КФХ җитәкчесе Генадий Миңнуллин.
Терлек азыгы әзерләүне май ахырында, июнь башында башлыйлар. Бу сезонында район кырларына 40тан артык техника чыгачак. “Миңнуллин” хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә 12 техника җәлеп ителәчәк.
– Бүген без район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүдә катнашырга тиешле барлык техникаларны тикшерәбез, шулай ук куркынычсызлык таләпләре үтәлешенә һәм хезмәтне саклауга да зур игътбар биреләчәк, – дип аңлатты “Элита” ГПП” җәмгыяте генераль директоры Фәннүр Зарипов.
Комиссия әгъзалары “Миңнуллин” хуҗалыгында зур эш алып барылганлыгын билгеләп үттеләр. Техникаларны терлек азыгы әзерләү эшенә әзерләүне оештыруда кимчелекләр табылмады.
Барлык хуҗалыкларны тикшереп чыкканнан соң, иң яхшы хуҗалык ачыкланачак, ул смотр-бәйгенең республика этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев