Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында, республикада беренче тапкыр буларак, “Яшь батырлар” бәйгесе республика фестивале финалы узды. Ул спорт һәм мәдәният бәйрәменә әверелде – яшь көрәшчеләр һәм сәнгать осталары бер мәйданда очрашты. Баулы данын тренер Илдар Фатыйховта шөгыльләнүче алты спортчы яклады.
Бәйгене оештыручы якташыбыз, Татарстанның халык артисты, көрәш остасы Вил Усманов әйтүенчә, ул күптән инде туган ягында шундый фестиваль уздыру уе белән яшәгән.
“Минем идеяне Баулы районы башлыгы Ильяс Исмәгыйлович хуплап каршы алды. Ул булышмаса, шундый күләмле чараны оештырып булмас иде, чөнки чыгымнары да бар, Татарстан көрәш федерациясе ярдәменнән дә башка булмый, – дип сөйләде Вил Усманов “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Мондый форматтагы бәйге ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаучы бер чара, чөнки, беренчедән, яшьләребез биредә татарча сөйләшәләр. Икенчедән, ата-бабаларыбыз милли көрәш белән бер-берсенең хаклыгын билгеләгән. Өченчедән, татар җыр-биюләре дә – миллилегебезне саклап кала торган чара. Әгәр менә бу буын татарча сөйләшеп, аралашып үсә икән, без татарлыгыбызны саклап кала алабыз. Сәхнәдә балалар татарча җырламаса, шигырь сөйләмәсә, милли көрәш белән шөгыльләнмәсә, милләт буларак югалачакбыз”.
Вил Усманов билгеләп үткәнчә, милли спорт төрләре, сәнгатебез – татарлыгыбызны саклап кала торган зур чаралар. Баулыда оештырылган спорт һәм мәдәният фестивале дә шундый чараларның берсе.
“Безнең максат – Баулы төбәгендә көрәшне популярлаштыру. Баулыда бу юнәлештә эшлиләр, ләкин тренерлар җитми. Без шәһәр балаларын да милли көрәшкә җәлеп итәргә телибез. Баулыга, махсус рәвештә, көрәш белән данлыклы Арча, Балтач командаларын китерәсем килде”, – дип ассызыклады күренекле якташыбыз.
Бәйгенең финалы Баулының төп мәйданында үткәрелде. Финалга узган яшь батырлар – сайлап алу этабында үз авырлык категорияләрендә беренче һәм икенче урын алган 22 көрәшче Салих Сәйдәшев маршы астында көрәш келәменә уздылар. Тамашачылар аларны алкышлап каршы алдылар. Спортчыларны һәм көрәш сөючеләрне Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы Марсель Таһиров, Россиянең атказанган тренеры, грек-рим һәм билбау көрәше буенча халыкара категорияле хөкемдар Рәис Садыйков, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстанның халык артисты Вил Усманов, Баулы районы көрәш федерациясе җитәкчесе Риф Васиков сәламләде. Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров Баулыда спорт һәм мәдәният фестивале уздырырга тәкъдим иткән якташыбыз Вил Усмановка рәхмәт белдерде.
Физик тәрбиянең заманча методикаларын камилләштерүгә керткән өлешләре өчен, спортның милли һәм Олимпия төрләрен үстерүдә актив катнашканнары өчен, Баулы районы көрәш федерациясе җитәкчесе Риф Васиков һәм Баулы шәһәре 2нче спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илдар Фатыйхов РФ федераль җыенының, дәүләт Думасы депутатының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Аннары төп келәмдә батырлар бил алышты, аларны Казан, Уфа, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән абруйлы хөкемдарлар бәяләде.
Бил алышулар республиканың иң талантлы яшь артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Регина Әхмәтҗанова белән Ленир Дәүләтшин чараны бик матур итеп алып бардылар. Спортчылар һәм сәнгать осталары бер мәйданда очрашып, фестиваль чын мәгънәсендә спорт һәм мәдәният бәйрәменә әверелде. “Голос. Дети” телевизион проекты финалисты Сәид Галиуллин, аның абыйсы, күп бәйгеләр җиңүчесе Әмир Галиуллин, “Созвездие-Йолдызлык” республика фестивале лауреаты Амелия Феофанова һәм башка яшь эстрада артистлары, шул исәптән баулылар, тамашачыларга һәм көрәшчеләргә матур чыгышлар бүләк итеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Финал ярышлары кызганнан кыза барды, тамашачылар һәм тренерлар ярты җаннарын бирердәй булып утырдылар.
“Без, әти-әниләр балаларыбызга көч биреп торабыз, – дип уртаклашты Миләүшә Мөхәммәтгәрәева. – Шәһәребездә шундый матур бәйрәм үткәрелүенә бик сөенәбез, мондый бәйгеләр тагын да булсын иде, бик ошый. Эчемә җыелган шатлыкны әйтергә сүзләрем дә җитми, бик шатбыз. Бәйгене оештыручыларга бик зур рәхмәт”.
Алга китеп булса да әйтик, аның улы, Баулы командасыннан Рамазан Мөхәммәтгәрәев сынатмады – үз категорияснедә җиңүгә иреште.
“Көндәшләр шәп, барысы да көчле, техничныйлар. Рәхмәт аларга. Көрәш белән Илдар Мугаллимовичта җиденче ел шөгыльләнәм, бик зур рәхмәт, бик әйбәт тренер”, – ди егет.
Кискен бил алышулар нәтиҗәсендә 11 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар билгеле булды. Шунысы сөендерә: 11 җиңүченең 6сы – баулылар, алар – Камил Ганиев, Артём Заврикиди, Айзат Газымов, Ислам Ганиев, Рамазан Мөхәммәтгәрәев һәм Илдар Низамов. Рамазан Мөхәммәтгәрәев. Шулай итеп, финалга узган алты баулылының барысы да үз категорияләрендә беренче урын алдылар. Яшь көрәшчеләрнең тренеры – Илдар Фатыйхов. Аның шәкертләре призлы урын алучылар арасында да бар иде: Ильяс Нуруллин, Азамат Газымов, Илфат Хәлимов, Азамат Габдурахманов өченче урынга ирештеләр. Башка районнардан беренче урын алучылар: Газинур Шиһапов (Арча), Әнгам Мөхетдинов (Арча), Михаил Соболев (Әлмәт), Фәнис Фәсхетдинов (Арча), Аяз Хәйретдинов (Балтач). Җиңүчеләргә кубоклар һәм сертификатлар тапшырылды.
“Безнең балаларыбызны көрәш серләренә өйрәткән өчен, улым Илдарның тренеры Илдар Мөгаллимовичка зур рәхмәт. Безнең җиңүдә, һичшиксез, аның да өлеше бар. Ул үзенең укучыларын җиңүгә илһамландыра, кыйммәтле киңәшләрен бирә. Бүгенге бәйгедә дә күпме тырышлык куйды, уеннарны борчылып күзәтте”, – дип уртаклашты Ләйсән Низамова.
Баулыны дер селкеткән спорт һәм мәдәният фестивале бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды. Шәһәребездә мондый чара уздыру күркәм традициягә әверелер, дигән теләк белдерделәр оештыручылар.
Сүз уңаеннан, Вил Усманов әйтүенчә, “Яшь батырлар” бәйгесе – телевизион проект та, аны Татарстан-Яңа гасыр каналыннан күрсәтәчәкләр.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев