Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Спорт

Баулыда унынчы тапкыр имамнар арасында волейбол ярышлары үтте

Баулы районында бүген мөселман командалары арасында регионара волейбол турниры оештырылды. Әлеге ярышлар унынчы тапкыр үткәрелә.

Волейбол турнирының ачылышында төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Бөгелмә, Азнакай районнарының имам-мөхтәсибләре катнашты. Алар спортчыларга уңышлы уеннар теләделәр.

Баулы районы мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, ярышларда тугыз команда җиңү өчен көч сынаша. Төбәк казыяттән Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Урыссу, Лениногорск, шулай ук Яр  Чаллы шәһәреннән ике команда, Уфадан һәм Түбән Камадан берәр команда катнашырга теләк белдергән.

Фото: Баулы районы мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев