Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яңа коронавирус вакытында хәлне начарайта торган дарулар исемлеге билгеле

Covid-19 белән авыручыларга югары температураны төшергәндә сак булырга кирәк.

Кортизон һәм ибупрофен кебек ялкынсынуга каршы препаратларны кабул итү яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән авырган кешенең хәлен начарайтырга мөмкин. Бу хакта Франциянең сәламәтлек саклау министры Оливье Веран Твиттерда хәбәр итте.

«Ялкынсынуга каршы препаратларны — кортизон, ибупрофен һәм башкаларны кабул итү — инфекция узу вакытын начарайта торган фактор булырга мөмкин», — диде министр.

Югары температура булганда, ул парацетамол кебек дарулар кулланырга киңәш итте. Ялкынсынуга каршы препаратларны кабул итүчеләргә яки дөрес куллануда шикләнүчеләргә, ул дәвалаучы табибтан консультация алырга киңәш итте.

Элегрәк «Татар-информ» Covid-19 Россия тест-системалары максимум дүрт сәгать эчендә нәтиҗә бирүен хәбәр иткән иде.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-03-2020/ya-a-koronavirus-vakytynda-h-lne-nacharayta-torgan-darular-isemlege-bilgele-5729189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев