Вируслар йоктыру хәвефен киметик
Гадәттә, грипп, вируслы сулыш юллары авыруларының кискен чоры кышның икенче яртысында башлана. Ковидның да беркая да китмәгәнен онытмаска кирәк.
Вируслы авыруларны кисәтү буенча киңәшләргә бүген аеруча игътибарлы булырга кирәк. Алар берничә: вируска каршы, шулай ук иммунитетны күтәрүче препаратлар кабул итү, вакциналану, эпидемия вакытында медицина битлегендә йөрү, диета саклау, организмны чыныктыру һәм ныгыту, гигиена таләпләрен үтәү, кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышу. Болар арасында грипптан саклаучы иң нәтиҗәле чара – вакцина. Ләкин хәзер инде аны ясатырга соң. Көз айларында прививка эшләткәннәрнең грипп белән авыру хәвефе азрак. Авырган очракта да чир катлаулылыкларсыз, җиңел формада үтәчәк.
Иммунитетны күтәрүче һәм вируска каршы препаратлар белән дә сак булырга кирәк. Аларны профилактика максатында еш кулланырга ярамый, иммунитет моңа өйрәнергә һәм үзе “эшләми” башларга мөмкин. Алар табиб тикшерүе үтеп, чынлап та иммунитеты бик какшаган булуы ачыкланган кешеләр өчен яхшы. Ә менә нәкъ гриппны дәвалаучы препаратлар бик көчле һәм токсик эффектларга ия. Авыруны кисәтү өчен аларны кулланырга киңәш ителми. Ә авырган очракта мөмкин кадәр иртәрәк кабул итә башлау хәерле.
ОРВИ һәм грипп һава-тамчы юлы белән йога. Вируслар бераз вакыт предметларда да сакланырга мөмкин. Шуңа эпидемия чорында гигиенага игътибар зур булырга тиеш: бүлмәне, кулларны, борынны юып тору мотлак. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, битлек кияргә киңәш ителә. Өйдә бүлмәләрне даими җилләтеп торырга кирәк. Вирус коры һавада яхшы саклана һәм тиз йога. Ә күчеп йөрүче дымлы һавадан “курка”.
Әлбәттә, дөрес туклану хакында да онытмыйбыз. Аксымга, витаминнарга бай ризыклар куллану организмның чиргә каршы тору көчен арттыра. Суган-сарымсак, имбирь, лимонның файдасы да күптән исбатланган.
Иммунитетны ныгытыгыз!
Иммунитет – безнең организмның вирусларга, бактерияләргә каршы тору көче. Инфекция организмга эләгү белән безнең лимфоцитлар аңа каршы антитәнчекләр эшли башлый. Шушы аксымнар – безнең организмның “коралы”. Әгәр лимфоцитлар көчле һәм күп булса, организм инфекция белән көрәштә җиңүче булып чыга.
Лимфоцитлар безнең кандагы “сәламәтлек сакчылары” булса, эчке органнар күзәнәкләрендә макрофаглар кизү тора. Алар безнең тукымаларга үткән бактерияләрне шунда ук “кулга ала”.
Иммун системасының төп дошманнары:
* Еш салкын тию, вируслы авырулар кичерү. Кеше ешрак авырган саен иммунитеты ныграк какшый.
* Витаминнар җитмәү.
* Стресслар. Эмоциональ, психик киеренкелек кичерүдән стресс гормоннары барлыкка килә, кеше авыруларга тизрәк бирешүчәнгә әйләнә.
* Катгый диеталар. Организмга аксымнар, майлар һәм углеводлар тиешле күләмдә җитмәсә, кеше авыруларга ешрак бирешә.
* Алкогольне чамасыз куллану һәм тәмәке тарту.
* Антибиотикларны табиб киңәшеннән башка куллану.
Иммун системасына йөкләнешне киметү турында да уйларга кирәк. Тирә-якта кешеләр күпләп авырый икән, бәйләнешләрне, урамга, кешеләр күп булган урыннарга йөрүләрне чикләгез. Бактерия һәм вируслар организмга никадәр азрак эләгә, иммунитетка аларны җиңү шулкадәр җиңелрәк булачак.
Авырулар көчәйгән чорда кешеләргә 1,5 метрдан якын илмәскә тырышыгыз, кулларны еш юып торыгыз, җәмәгать урыннарында битлек киегез. Урамга чыгар алдыннан киемегезгә микробларга каршы эфир майлары сөртсәгез дә була. Фатирыгызны җилләтеп, тузанны сөртеп торыгыз.
Иммунитетны яхшыртучы дарулар да байтак. Ләкин иммунологлар аларны табиб киңәшеннән башка кулланырга кушмый. Бу дарулар бөтенләй файдасыз да булырга, тискәре йогынты ясарга да мөмкин. Аларны еш куллану үзеңнең иммун системаңны “ялкау”га әйләндерүгә китерәчәк.
Бераз тонусыгызны күтәрәсегез килсә, табигый адаптогеннар кулланыгыз: болар – женьшень, элеутерококк, алсу радиола һәм башкалар.
Төп кагыйдәләр
Дөрес тукланырга. Рационда сөт ризыклары, балык, зәйтүн мае, төрле боткалар булырга тиеш. Яшелчәләрдән кишер, кабак, ташкабак, татлы борыч, яшел аштәмләткечләргә һәм цитруслыларга өстенлек бирегез. Әче шоколад, какао, чикләвекләр һәм кипкән җимешләр дә бик кирәк. Еш һәм аз-азлап тукланыгыз. Ә кичке сигездән соң ашаудан тыелыгыз.
Йокыгызны туйдырырга тырышыгыз. Сәламәтлекне саклау өчен көн саен сигез сәгать йокларга кирәк. Аеруча кояш нурлары аз булган кыш көннәрендә йокыга игътибарны арттырырга кирәк. Йоклар алдыннан бүлмәне җилләтеп алу мотлак.
Иммунитетның иң якын дусты – физик активлык. Төрле чирләр диванда еш ятарга яратучылар яныннан китми. Дөнья рекордларына омтылмасагыз да, җәяү йөрүне, йөгерүне үз итегез.
Ел фасылына һәм һава торышына карамыйча, саф һавада ешрак йөрергә тырышыгыз. Салкын көннәрдә, әлбәттә, җылы киенергә кирәк. Хәтта җил исеп, яңгыр явып торганда да бераз вакытка һавага чыгып керү хәстәрен күрегез.
Организмыгызны чыныктырыгыз. Иммунитет һәм нерв системасы өчен контрастлы душ бик файдалы. Ә салкын көннәрдә аякларга җылы ванна ярдәм итәр.
Сары мәтрүшкә, сарымсак төнәтмәләре иммунитетны ныгыта. Бер стакан балга ярты стакан алоэ суты кушып, көн саен ашар алдыннан бер-ике калак эчеп куйсагыз, файдасы тими калмас.
Әгәр еш авырыйсыз, даими хәлсезлек кичерәсез икән, үзегез генә иммунитетны күтәрү белән шөгыльләнмәгез. Табибка күренегез. Ул сезгә дөрес киңәшләр бирер.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев