Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вируслар чоры башланды

Белгечләр быелгы инфекцияләрнең күпкә йогышлырак булуын билгели

Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) кебек сезонлы авырулар елдан-ел кешеләр сәламәтлегенә көчлерәк йогынты ясый. Көзге чорда әлеге инфекцияләр белән авыручылар саны арта, бу берничә факторга бәйле: һава температурасының түбәнәюе, кояш активлыгының кимүе, иммун системасының какшавы һәм ябык биналарда булу вакытының артуы, чөнки балалар – мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, ә өлкәннәр эш урыннарына кайтты.
Белгечләр билгеләвенчә, 2024 елның көзендә грипп һәм ОРВИ штаммнары югары йогышлылык һәм авыр өзлегүләр белән характерлана, бигрәк тә хәвеф төркемнәрендәге кешеләр өчен. Грипп вируслары даими рәвештә мутацияләнә, яңа штаммнар ел саен грипп һәм ОРВИ эпидемияләрен китереп чыгара, әмма саклануның нәтиҗәле ысуллары бар, шул исәптән вакциналану һәм кисәтү чаралары.

Янә яңа штамм...
Хәзерге вакытта Русиянең эре шәһәрләрендә авыручылар санының, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 49,7 процентка артуы күзәтелә, һәм кимүгә тенденцияләр әлегә фаразланмый. Вакциналану һәм профилактик чаралар темасы коронавирусның яңа “FLIRT” штаммы барлыкка килү белән бәйле рәвештә аеруча актуаль. Бу штамм югары дәрәҗәдәге вирулентлыкка һәм халык арасында тиз таралу сәләтенә ия. Ул диагностиканы катлауландыра, чөнки аның билгеләре грипп һәм ОРВИга охшаш, бу, үз чиратында, илдә һәм аерым алганда зур шәһәрләрдә гомум эпидемиологик хәлнең начараюына китерә.

Битлек кию мотлак!
Вирусларның яңа штаммнарының йогышлылыгы югары дәрәҗәдә. Алар һава-тамчы юлы белән бик җиңел күчә. Вирус сәламәт кешенең организмына эләксен өчен авыру кешенең бер генә төчкерүе дә җитә. Зәгыйфь иммунитет һәм инфекцияле кешеләр белән бәйләнеш вирусның киңкүләм йогуын котылгысыз итә. Авыручылар артуның сәбәпләре: җәмәгать урыннарында элемтәләр арту. Мәктәпләр, балалар бакчалары, офислар, җәмәгать транспорты – кешеләр күп вакытын тыгыз элемтәдә үткәрә торган урыннар. Ябык киңлекләрдә вируслар тизрәк тарала, һәм йоктыру куркынычы арта. Бу бигрәк тә халык тыгызлыгы югары булган зур шәһәрләргә кагыла.
Иммунитетның какшавы. Көзге чорда кеше организмы вируслы инфекцияләргә күбрәк бирешә. Көннәрнең кыскаруы, саф һава һәм кояш яктысының җитмәве иммун системасының инфекцияләр белән көрәшү сәләтенә кире йогынты ясый.

Кемнәр хәвеф төркемендә?
Халыкның кайбер категорияләрендә грипп һәм ОРВИ йоктырганда катлаулылыклар куркынычы югарырак. Алар – балалар, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Балаларның иммун системасы әле тулысынча формалашмаган һәм алар инфекцияләргә азрак каршы тора. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә вируслар бик тиз тарала.
65 яшьтән өлкәнрәкләр. Яшь барган саен иммун системасы көчсезләнә, һәм организм вирусларны начаррак җиңә. Өлкән яшьтәге кешеләрдә бу авырулар пневмония яки йөрәк проблемалары кебек җитди катлаулылыкларга китерергә мөмкин.
Хроник авырулы кешеләр. Диабет, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары авырулары организмны көчсезләндерә, инфекция йоктырган очракта мондый пациентлар инфекцияне авыр кичерергә мөмкин.
Йөкле хатын-кызлар. Йөклелек чорында хатын-кызның иммун системасы үзгәрә, бу аны вируслы инфекцияләргә йомшаграк итә. Бу чорда грипп белән авыру ананың да, баланың да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Медицина һәм җәмәгать хезмәтләре хезмәткәрләре. Бу категория вәкилләре күпсанлы кешеләр һәм потенциаль инфекцияле пациентлар белән элемтәгә керә, бу аларның авыру йоктыру куркынычын арттыра.

Билгеләре нинди?
Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр 2024 елда иң киң таралган сезонлы авыруларның берсе булып кала бирә. Вирусларның мутациясе, шулай ук яңа штаммнар аркасында билгеләр интенсивлыгы һәм дәвамлылыгы буенча аерылырга мөмкин. Әмма авырулар үзенең классик формасын саклый, ләкин кайбер очракларда үзенчәлекләре дә булырга мөмкин.


ГРИПП. ОРВИ белән чагыштырганда, кискенрәк башлангычы һәм авыррак агымы белән аерылып тора. 2024 елда грипп вирусы штаммнары билгеләрнең тиз үсешен күрсәтә. Түбәндәге төп билгеләргә игътибар итәргә кирәк.
Температураның кискен күтәрелүе. Авыруның беренче сәгатьләрендә температура 39-40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бизгәк хәлсезлек белән бергә бара, бу кешенең көндәлек бурычларны үтәү сәләтен кискен киметә.
Көчле баш авыртуы. Быел авыручылар маңгай һәм чигәләр өлкәсендә сизелерлек авырту булуын билгели, ул күзләргә күчәргә, яктылыкка һәм тавышларга сизгерлек белән билгеләнергә мөмкин.
Мускул һәм буын авыртуы (миалгия һәм артралгия). Бу билгеләр еш кына “бөтен тән сызлау” дип тасвирлана. Мускулларда һәм буыннарда авырту шулкадәр көчле булырга мөмкин, кеше хәрәкәт иткәндә һәм хәтта тик торганда да кыенлыклар кичерә.
Көчле хәлсезлек. Арыганлык һәм хәлсезлек хисе грипп өчен хас, һәм быел бу билге күпчелек авыруларда очрый. Пациентлар гади гамәлләр башкарганда да хәл булмаудан зарлана.
Тамак авырту һәм коры йөткерү. ОРВИдан аермалы буларак, грипп вакытында ютәл корырак була һәм күкрәк авыртуы белән бергә бара. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, йөткерү авыру башланганнан соң берничә көн узгач башланырга мөмкин.
Борын тыгылу һәм томау. 2024 елда томау рәвешендәге билгеләр аз чагыла яки соңрак барлыкка килә, төп билгеләр – бизгәк, баш авырту һәм йөткерү.
Ашказаны-эчәк авырулары. Кайбер пациентларда, бигрәк тә балаларда, күңел болгану, косу һәм эч китү билгеләре күзәтелә.


ОРВИ. Кискен респиратор вируслы инфекцияләр берничә төрле вирусны үз эченә ала: риновируслар, аденовируслар, коронавируслар һәм башкалар. 2024 елда ОРВИ билгеләре үзгәреп тора, ләкин төп билгеләр мондый:
Авыру акрынлап башлана. Грипптан аермалы буларак, вируслы инфекция гадәттә акрынрак үсә. Беренче билгеләр авыру кеше белән бәйләнештән соң берничә көн узгач барлыкка килергә мөмкин.
Температураның уртача күтәрелүе. Температура сирәк кенә 38 градустан артып китә, гадәттә 37-38 градус чикләрендә тора. Кайбер кешеләрдә температура нормаль булырга мөмкин, бигрәк тә риновирус йоктырганда.
Томау һәм борын тыгылуы. Бу 2024 елда кискен респиратор вирус инфекциясенең иң характерлы билгеләре.
Төчкерү һәм йөткерү. ОРВИ вакытында йөткерү продуктив характерда була – какырык бүленеп чыга, әмма беренче көннәрдә коры булырга мөмкин. Төчкерү – еш билге, бигрәк тә риновирус инфекциясе вакытында.
Тамак авырту. Еш кына башта сизелер-сизелмәс була һәм көчәя бара. Кайбер вирусларда, мәсәлән, аденовирусларда, муендагы миндалиналар һәм лимфа төеннәре зураерга мөмкин.
Конъюнктивит. Быел аденовируслар еш кына күзләрнең конъюнктивасы ялкынсынуын китереп чыгара, ул кызару, яшь агу һәм күзләрдә “ком” тойгысы белән бергә бара.
Хәлсезлек. ОРВИ вакытында бу симптом, грипп белән чагыштырганда, көчсезрәк. Пациентлар уртача хәлсезлеккә зарланырга мөмкин, ләкин ул хезмәткә сәләтлелекне тулысынча югалтуга сирәк китерә.

“Флирт”ка нәрсәләр хас?
Быел коронавирусының яңа штаммы барлыкка килү сезонлы авырулар билгеләнешенә йогынты ясады. Яңа штамм әкренләп ОРВИны хәтерләткән җиңелчә билгеләр белән башлана:
Температураның җиңелчә күтәрелүе, томау, йөткерү. Әмма 3-5 көннән соң хәл кискен начарланырга мөмкин.
Көчле хәлсезлек. Грипп вакытындагы кебек үк, пациентлар сәламәтләнгәннән соң берничә атна дәвамында сакланырга мөмкин булган хәлсезлеккә зарлана.
Сулыш белән проблемалар. “Флирт”ның үзенчәлекле билгесе булып сулыш алуның кыенлашуы тора. Бу үпкә ялкынсынуы фонында була һәм пациентның хәлен җентекләп контрольдә тотуны таләп итә.
Гастроэнтерологик билгеләр. Пациентларда эч китү һәм күңел болгану кебек ашкайнату тайпылышлары барлыкка килергә мөмкин, бу диагностиканы катлауландыра һәм азыктан агулану дип ялгыш кабул ителергә мөмкин.
Авыруның озакка сузылган характеры. Яңа штамм кискенләшү һәм ремиссия фазалары белән авыруның дәвамлы барышын китереп чыгарырга мөмкин. Билгеләр 2-4 атна дәвамында саклана ала һәм авырудан соң тернәкләнү шактый вакытны алырга мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк: иртә стадияләрдә дөрес диагностика катлаулануларны булдырмаска һәм савыгуны тизләтергә ярдәм итә.

Прививка – иң нәтиҗәле чара
Гриппка һәм коронавируска каршы вакциналану бу авыруларны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора. Прививкалар инфекция йоктыру куркынычын шактый киметергә һәм әгәр дә кеше авырый икән, катлаулану ихтималын азайтырга ярдәм итә. Вакциналар конкрет сезон өчен фаразлана торган грипп вирусының иң актуаль штаммнары нигезендә эшләнә.
Ел саен прививкалар авырулар йоктыру куркынычын киметә, үпкә ялкынсынуы яки хроник авырулар кискенләшү кебек авыр катлаулылыкларны булдырмаска ярдәм итә. Грипп вируслары даими рәвештә мутацияләнә, һәм вакциналану организмга сезонлы вирусның иң актуаль штаммнарына әзерләнергә булыша. Бу хәвеф төркемнәрендәге кешеләр – өлкәннәр, балалар һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен аеруча мөһим.

Мифларга ышанмагыз!
Вакциналану белән бәйле бик күп мифлар бар. Аларның берсе – прививка авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу дөрес түгел: хәзерге вакциналарда тере вируслар юк, шуңа күрә алар грипп китереп чыгара алмый.
Икенче миф – вакциналарның ел саен яңартылуы аркасында аларның ышанычсызга әйләнүе турында. Чынлыкта бу вакциналарның яңа штаммнарга җайлашуын күрсәтә, аларны грипп һәм ОРВИ вирусларының яңа вариантлары өчен иммунитет формалаштыруда нәтиҗәлерәк итә.
Вакциналану коллектив иммунитет булдыра, бу вируслар таралуны акрынайтырга һәм прививка ясатырга мөмкин булмаганнарны якларга ярдәм итә. Бу халыкның сабыйлар, өлкәннәр һәм иммунитеты какшаган пациентлар кебек зәгыйфь төркемнәре өчен мөһим.

Кайчан вакциналанырга?
Грипп һәм коронавируска каршы вакциналану эпидемия сезоны башланганчы – көз, сентябрь яки октябрьдә тәкъдим ителә. Бу прививкадан соң иммунитетның 2-3 атна дәвамында формалашуы белән бәйле. Организмның вирус активлаша башлаганчы саклануны эшләп өлгерүе мөһим. Вакциналануга әзерлек табиб белән киңәшләшүне һәм, кирәк булганда, сәламәтлек торышын тикшерү өчен анализлар тапшыруны үз эченә ала. Бу бигрәк тә хроник авырулы кешеләргә һәм йөкле хатын-кызларга кагыла.

Фото: фрипик,ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев