“Тычкан бизгәге”ннән сак булыгыз!
Бу инфекция җылы вакытта аеруча еш тарала.
Ямьле җәй көннәрендә дә сәламәтлеккә бик игътибарлы булырга кирәк. Кайбер инфекцияләр нәкъ җәйге вакытта тарала. Мәсәлән, геморрагик бизгәк. Халыкта “тычкан бизгәге” дип йөртелүче геморрагик бизгәк – кешенең бөерләрен зарарлаучы кискен вируслы инфекция.
Башкортстанда бу авыруны йоктыручы төп чыганак булып сары кыр тычканы тора. Вирус аларның канында бар һәм аеруча һава-тузан юлы белән аларның тизәге, төкереге аша кешегә йога. Вирусны биналарны җыештырганда, урман кискәндә, учак якканда, печән хәзерләгәндә, юылмаган куллар белән тычканнар пычрат-кан ашамлыкларны кулланганда һәм тәмәке тартканда йоктырырга мөмкин. Авыру очракларының яртысы урманга гөмбә, җиләк, гербарий җыярга барганда эләгә. Соңгы елларда паркларда да авыру йоктыру очраклары күзәтелә. Инфекция кешедән кешегә йокмый.
Геморрагик бизгәк белән авыру билгеле бер сезонга: майдан декабрьгә кадәр вакытка туры килә. Күп еллар күрсәткечләре буенча, Башкортстанда авыруның иң кискен чоры сентябрь-ноябрь айларында күзәтелә. Авыручыларның 70 проценты актив яшьтәге ир-егетләр (16-50 яшь), алар – гадәттә, сәнәгать предприятиеләре эшчеләре, водительләр, тракторчылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре. Балалар, хатын-кызлар һәм өлкәннәр сирәгрәк чирли (3-5 процент).
Авыру йокканнан соң беренче билгеләр сизелгәнче 7-14, хәтта 40 көн үтәргә мөмкин. Авыруның башлануы гадәти респиратор инфекциягә охшаган – температура күтәрелә, баш, буыннар авырта, хәл бетә, кайвакыт укшыта, костыра, эч китә. Кайбер авыруларда томау, ютәл, кыска вакытка күз күрүе начарлану, күзләрнең авыртуы, күз алдында нокталар сикерешү булырга мөмкин.
3-5нче көннәргә боларга бил һәм эч авырту өстәлә, кайвакыт тәнгә кызыл таплар чыга. Бөерләр функциясе бозыла, авыз кибә. Борыннан кан китәргә мөмкин. Беренче билгеләр сизелү белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү бик хәвефле, дәвалану бары тик стационар шартларда үткәрелергә тиеш.
Авыруны ничек кисәтергә?
Иң мөһим чара – тычканнарны юк итү. Моның өчен язлы-көзле капканнар куярга кирәк. Үлгән тычканнарны перчатка һәм респиратор киеп кенә алу мотлак. Аларны яндырырга яки 50 сантиметрдан тирәнрәк итеп күмәргә кирәк.
Азык калдыкларын, кипкән үлән, төзелеш чүбен өеп, бакчада сакламаска. Чөнки ул тычканнар яшәр өчен бер дигән урын.
Бакча, дача өйләрен җыештырганда медицина битлеге кию мөһим. Дезинфекцияләүче сыекчалар белән дымлы җыештыру үткәрегез. Яз көне бинаны яхшылап җилләтергә, ә урын кирәк-яракларын үтүкләргә, яки кояшта 3-5 сәгать киптерергә кирәк.
Печән, салам, утын хәзерләгәндә, җирдә эшләгәндә шәхси гигиена таләпләрен үтәү мотлак – бияләйләр, медицина битлеге кияргә, эшләгән вакытта ашамаска, тәмәке тартмаска, эш беткәч кулларны бик яхшылап сабын белән юарга кирәк.
Урманга, пикникларга, туристик походларга барганда ял һәм куну өчен урманның ачык урыннарын, болынлыкларны, чүпсез, ауган агачлар булмаган җирләрне сайларга кирәк. Учак өчен коры-сары җыйганда авыз-борынны берничә кат марля яисә яулык белән каплау зарур.
Ашамлыкларны тычканнар тиярлек итеп калдырмаска, алар тигән очракта, ул ризыкларны юк итәргә.
Пешмәгән яшелчә-җимешне ашар алдыннан яхшылап юарга һәм өстенә кайнап чыккан су коеп алырга кирәк.
Геморрагик бизгәк сәламәтлеккә җитди зыян китерә һәм авыр катлаулылыклар китереп чыгара. Урманга барганда һәм бакчада эшләгәндә элементар гигиена таләпләрен үтәү авыруны кисәтә ала.
Авыруның беренче билгеләре сизелә башлау белән үк медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мөһим, чөнки вакытында дәвалау башланган очракта гына авыру җиңелрәк үтә.
"Кызыл тан" материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев