Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә тагын 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өендә дәвалана. 18 мартка Татарстанда коронавирус инфекциясенең 18 мең 879 очрагы теркәлгән», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктырган кешеләрнең күбесе Казанда (29 очрак) ачыкланган. Бер тәүлек эчендә 11 муниципаль берәмлектә коронавирусның яңа очраклары теркәлгән.

Баулыда  бер кеше теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада 15 627 кеше (шуларның 141е – узган тәүлектә) терелгән.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/18-03-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-tagyn-49-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5813593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев