Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган

Республикада барлыгы 2 285 562 прививка ясаткан, ә 1 860 112 кеше вакцинаның ике дозасын да алган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан республикада 42 457 кеше ковид белән авырган», дип хәбәр ителә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (41 кеше) теркәлгән. Түбән Камада 8 кеше, Нурлатта 7 кеше, Яшел Үзән белән Лениногорск районнарында алтышар кеше, Чаллыда биш кешенең ковид белән авыруы ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә 36 075 кеше (узган тәүлектә — 100 кеше) коронавирустан терелгән.

Кичә, 27 декабрьдә Татарстанда 3 053 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада барлыгы 2 285 562 прививка ясаткан, ә 1 860 112 кеше вакцинаның ике дозасын да алган.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/28-12-2021/tatarstanda-tagyn-97-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5846156

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев