Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 299 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлек эчендә 1,1 мең кеше савыккан.

Татарстанда 299 кешедә Covid-19 диагнозы расланган.

43 кеше хастаханәгә озатылган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шундый мәгълүмат җиткерде.

«18 яшькә кадәрге балалар — 81 кеше», — диелә хәбәрдә.

Иң күп яңа очраклар (119) Казанда теркәлгән. Түбән Кама районында ковидлы 27 авыру ачыкланган. Чаллыда — 19, Әлмәттә — 21, Зәй районында — 11 авыру очрагы бар.

Пандемия башланганнан бирле республикада 135 013 кеше әлеге чир белән авырды. 122 376 кеше савыккан. Соңгы тәүлек эчендә 1,1 мең кеше сәламәтләнгән.

Фото: pixabay.com

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев