Татарстанда тагын 235 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруны 235 очрагы ачыкланган. 41 пациент хастаханәдә дәвалана. Моннан тыш, авыручылар арасында 30 бала да бар.
Республиканың 34 районында яңа очраклар теркәлгән. Иң күп авыручылар Казанда (94), Чаллыда (19) һәм Әлмәттә (14) теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, пандемия башланганнан алып Татарстанда 142 831 кеше коронавирус белән авырган. 136 704 пациент (узган тәүлектә – 244) ковидтан терелгән.
2 517 924 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ясаткан, 1 926 325 кеше икесен дә узган. 294 412 кеше ревакцинация ясаткан.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев