Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Россиянең 43 төбәгендә бер тәүлек эчендә 1154 яңа очрак ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусы йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.

Россиянең 43 төбәгендә бер тәүлек эчендә 1154 яңа очрак ачыкланган. Аларның күбесе Мәскәүдә (697 очрак), Санкт-Петербургта (69) һәм Мәскәү өлкәсендә (67).

Ведомство мәгълүматлары буенча, инфекция йоктыручыларның барысы да Covid-19 коронавирусына бәйле вазгыять имин булмаган илләрдән кайткан, яки авырулар белән контактка кергән. Коронавирус йоктырган кешеләр хастаханәләрдәге махсус боксларга урнаштырылган, авырулар белән контактка керүчеләрнең барысы да медицина күзәтүе астында булачак.

Кичә Татарстан хастаханәләреннән коронавирустан дәваланган дүрт пациентны чыгарганнар. Аларның барысы да үзен яхшы хис итә.

 

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ