Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда ковидтан тагын дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз үлгән

Covid-19 аркасында рәсми үлем очракларының гомуми саны — 1824.

Татарстанда коронавирус тагын биш кешенең үлеменә китергән. Дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз әлеге йогышлы авырудан вафат булган.

Республикада 2022 елның 22 мартына Covid-19 аркасында рәсми үлем очракларының гомуми саны — 1824. Бу турыда Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1824 кеше үлгән, шуларның бишесе тәүлек эчендә <…>», — диелә хәбәрдә.

Коронавирустан 1940, 1944, 1949 һәм 1958 елларда туган дүрт ир-ат, 1939 елда туган бер хатын-кыз вафат.

Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 аркасында теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә.

«Татар-информ» моңа кадәр республикада бер көндә ковидлы 306 авыручы теркәлүен хәбәр иткән иде.

Фото:pixabay.com

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев