Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада 415 кеше ковид корбаны булган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы расланды.
«1933 һәм 1941 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1952 елда туган ир-ат ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып, республикада 415 кеше ковид корбаны булган.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев