Татарстанда коронавирустан өч хатын-кыз үлгән
Узган тәүлектә Татарстанда тагын өч кеше ковид корбаны булган. Шулай итеп, 19 апрельгә булган мәгълүмат буенча, республикада коронавирустан 1949 үлем очрагы теркәлгән.
«Узган тәүлектә 1942, 1943 һәм 1946 елгы өч хатын-кыз ковидтан үлгән. Бер көн элек ковидтан 4 үлем очрагы теркәлгән», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә, һәм Татарстанда да коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев