Татарстанда коронавирустан өч ир-ат һәм ике хатын-кыз үлгән
Татарстанда коронавирустан өч ир-ат һәм ике хатын-кыз үлгән
Татарстанда тагын биш кеше – өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.
2022 елның 13 апреленә республикада Covid-19дан үлүчеләрнең гомуми саны 1925кә җитә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Барлыгы 1925 кеше үлгән, аларның бишесе соңгы тәүлек эчендә<...>», – дип сөйләделәр ведомствода.
Коронавирустан 1930, 1953 һәм 1980 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1937 һәм 1941 елларда туган хатын-кызлар үлә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев