Татарстанда коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы теркәлгән
Авырулар белән аралашкан 3 мең кеше һәм коронавирус инфекциясенә охшаган симптомнар күзәтелгән пациентларны табиблар күзәтеп тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктырган пациентлар саны 20 155 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренчә, авырулар белән аралашкан 3 мең кеше һәм коронавирус инфекциясенә охшаган симптомнар күзәтелгән пациентларны табиблар күзәтеп тора.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстанда бер тәүлек эчендә 24 кеше коронавирустан терелгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев