Талпаннар эсседә актив
Бер атна эчендә тагын сигез баулылыны талпаннар тешләгән һәм яз башыннан әлеге бөҗәкләрдән зыян күрүчеләр саны 60ка җитте.
Эссе һава торышында бөҗәкләр активлаша, халык та урамда, табигатьтә күп вакыт үткәрә.
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 10 апрельдән 22 июньгә кадәр талпаннар тешләгәннән соң медикларга 60 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 38е – шәһәр кешеләре. Алар арасында тугыз бала.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев