Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб коронавирустан соң бөтенләйгә калачак авыруларны атады

Соңгы лаборатор тикшеренүләр коронавирус инфекциясен кичергән пациентларның 15 процентында беренче һәм икенче типтагы шикәр диабеты барлыкка килүен күрсәткән.

Коронавирус инфекциясе алга таба дәвалауга бирешми һәм бөтенләйгә кала торган патологияләргә китерергә сәләтле, дип белдерде йогышлы авырулар табибы Елена Мескина «Вечерняя Москва» газетасына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, соңгы лаборатор тикшеренүләр коронавирус инфекциясен кичергән пациентларның 15 процентында беренче һәм икенче типтагы шикәр диабеты барлыкка килүен күрсәткән. Әйтик, әлеге 15 процентның икесендә шикәр чире коронавирус инфекциясе аркасында баш калкыткан.

Коронавирус инфекциясен кичергән пациентларның барысында да диярлек очрый торган тагын бер авыру – үпкә фиброзы, дип кисәтте Мескина. Табиб билгеләп үткәнчә, пациентларның бер өлешендә тиреоидит (калкансыман бизнең ялкынсынуы) барлыкка килергә һәм ул тиз арада хроник стадиягә күчәргә мөмкин.

Әлеге исемлеккә шулай ук йөрәк мускуллары ялкынсыну, инфаркт һәм инсульт та керә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/12-03-2022/tabib-koronavirustan-so-b-tenl-yg-kalachak-avyrularny-atady-5851158

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев