Россиядә ротавирустан яңа вакцина әзерләнә
Россия балаларда ротавирусны профилактикалау өчен яңа вакцина әзерли, якын арада клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр ителә Роспотребнадзор сайтында.
«Хәзерге вакытта Роспотребнадзорның Ростов микробиология һәм паразитология фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре балаларда иммунопрофилактика өчен вакцина әзерли. Якын арада клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла», – диелә басмада.
Ил вакцинасын булдыру һәм чыгару импортны алыштыру өчен, шулай ук дустанә мөнәсәбәтләрдә булган чит илләргә экспорт өчен кирәк. Хәзерге вакытта «РотаТек» һәм «Ротарикс» кебек чит ил ротавирус вакциналары кулланыла.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев