Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Республика балалар хастаханәсендә баланың күкрәк читлегенә уникаль операция ясаганнар

Күкрәк читлеге зәгыйфьлеген титаннан ясалган эндокорректор белән төзәтәләр.

Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге белән 16 яшьлек пациентка Республика балалар клиник хастаханәсендә катлаулы уникаль операция ясалган.

Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге ул — скелет сөякләре үсешендә тумыштан килгән зәгыйфьлек. Күкрәк читлеге эчкә батып торганга «бүрәнкә рәвешле» диләр.

Балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, травматологлар деформацияне Татарстанда эшләнгән уникаль титан пластиналар ярдәмендә төзәткән. Бу технологияне кулланып, 150 дән артык Татарстан баласына операция уздырылган.

Пластиналарны да, операция ясау ысулын да Татарстанның балалар травматологлары уйлап тапкан. Пластиналарны республиканың «НПП»Имплант» компаниясе җитештерә. Алар төрле конфигурацияле булырга мөмкин. Пластиналарны имплантация өчен рөхсәт ителгән титан эретмәсеннән ясыйлар.

«Операция вакытында пластиналар ярдәмендә каркас формалаша. Ул күкрәк читлеге формасын тотып торып тоташа. Бала эндокорректор белән 8 айдан 12 айга кадәр йөри, аннары алачакбыз», — ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды Петр Андреев.

Табиблар сүзләренчә, күкрәк читлеге бүрәнкә кебек булганда, операциясез дәвалап булмый. Беренчедән, үсеп килүче организмда тайпылышлар барлыкка килә, икенчедән, шактый зур косметик кимчелек. 

«Иң мөһиме — мондый операцияне пациент җиңел кичерә. Операциядән соң бала өченче көнгә мөстәкыйль йөри ала, ә 6-7 нче көнгә хастаханәдән чыгарыла», — ди Республика балалар хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/13-12-2021/respublika-balalar-hastahan-send-balany-k-kr-k-chitlegen-unikal-operatsiya-yasagannar-5845074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев