Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Паркинсон авыруын ничек кисәтергә?

Табиблар моның өчен берничә ризыкны даими кулланырга, тормыш рәвешен үзгәртергә һәм кайбер нәрсәдән ерак булырга куша.

Көн саен бер-ике чынаяк каһвә яисә яшел чәй эчегез. Кофеинлы башка ризыклар да ярый. Ләкин чаманы онытмагыз.

Борычның яшелен дә, кызылын да, сарысын да ешрак ашагыз. Аны бер ашаганда чи килеш, икенче вакытта пешкән килеш кулланыгыз.

Яшел төстәге яшелчәләрне өстәлдән өзмәскә тырышыгыз. Кәбестәнең барлык төрләре, яшел аштәмләткечләр кирәк.

Антиоксидантлар куллануны арттырыгыз. Алар бәрәңгедә, җиләкләрдә, виноградта, йомыркада, ногыт борчагында, шоколадта, чикләвекләрдә күп.

Кандагы тимер дәрәҗәсен контрольдә тотыгыз. Ул нормадан артып китсә, яхшы түгел. Бу очракта тимерле ризыклар куллануны чикләгез. Бу марганецка да кагыла. Аның күп булуы организмда әчетү процесслары барлыкка китерә, бу Паркинсон авыруы башлануына сәбәпче булырга мөмкин.

Физик активлык турында онытмагыз. Хәвефле авыруны кисәтү өчен бу мотлак.

Пестицидлардан, химик сыекчалардан ераграк булырга тырышыгыз. Буяу, җилем белән булашырга туры килгәндә аларның мөмкин кадәр хәвефсезен кулланыгыз.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев