Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Панкреатит турында нәрсә беләбез?

Панкреатит ул – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы. Әлеге биз – ферментлар һәм гормоннар җитештерүче уникаль «фабрика» – кешенең гомере өчен иң мөһим органнарның берсе.

Аннан башка яшәү мөмкин түгел. Ул ике «фронт» өчен эшли. Тышкы «фронт» – ашкайнату. Эчке фронт – махсус күзәнәкләрнең инсулин һәм башка төр специфик гормоннар җитештерүе.  Әлеге орган эшчәнлегендәге теләсә нинди чатаклык организмның тулаем сафтан чыгуына китерә ала, чөнки әлеге биз – билгеле бер шартларда үз-үзен эшкәртергә сәләтле. Бу исә кеше гомеренә куркыныч янаучы халәт.

Ашказаны асты бизе ялкынсыну кискен һәм дәвамлы була. Ялкынсыну процессы бер-ике көн эчендә кинәт башланса, бу – панкреатитның кискен төре.  Узган гасыр башында кискен панкреатит сирәк очраган булса, хәзер ул кайбер илләрдә кискен аппендицит кебек үк бик еш очрый. Авыручыларның уртача яше элек 50 булса, хәзер – 40 яшь.

 

Панкреатитның сәбәпләре:

исерткеч эчемлекләр белән мавыгу;

майлы һәм ачы ризыкларга өстенлек бирү;

үт куыгында ташлар булу (аеруча хатын-кызларда еш очрый);

инфекцияләр;

эчәклектә тумыштан булган җитешсезлек;

агулану;

артык авырлык;

нәселдәнлек;

стресс (стресс тамырларның һәм биз юллары мускулларының спазмын барлыкка китерә);

аскаридалар (алар ашказаны асты бизенең каналларына бөялергә мөмкин);

көчле травмалар да кискен панкреатит башлануга сәбәпче була ала;

күптән түгел тагын бер сәбәп ачыкланды: үзбелдегең белән гормональ дарулар һәм башка төрле препаратлар куллану.

 

Ничек сакланырга

Әгәр гәүдә авырлыгының индексы 25тән кимрәк булса;

көненә берөзлексез кимендә 30–40 минут хәрәкәтләнәсез;

иртәнге, көндезге, кичке ашларны калдырмасагыз, алар арасында тагын җиңелчә генә капкалап алсагыз;

шәрабны атнасына 2 бокалдан, ак аракыны 2 рюмкадан артык кулланмасагыз, ә бәйрәмнәрдә исерткеч эчемлекләрне күп дигәндә 4 кенә чәркә куллансагыз, сезгә кискен панкреатит куркынычы артык янамый дип әйтергә була.

 

 

Кискен панкреатитны ничек белергә

Авырту кинәт башлана һәм бик каты була (кеше авыртудан кычкырырга да мөмкин);

эчнең өске ягын чолгап авырта;

авырту гәүдәнең сул ягына «бирергә» мөмкин;

 

тыелгысыз укшу һәм косу башлана. Әмма косканнан соң да җиңеллек килми.

 

 

Дәва ысуллары

Кискен панкреатит вакытында кичекмәстән  медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Авырту узар дип көтәргә ярамый. Иң мөһим кагыйдә – тиз арада хастаханәгә бару. Бары тик стационар шартларда гына «уянган пантера»ны авызлыкларга мөмкин. Дәва чаралары – капельница, ач тору, ашказаны асты бизенә бозлы куык кую һәм тынычлык. Дәваламаган очракта ашказаны асты бизе  үз функцияләрен бөтенләй яки өлешчә югалта. Бу исә кеше исән калса да, гарип була дигән сүз. Ашказаны асты бизе ялкынсынуын кичергәннән соң, шикәр диабеты башланмас дип беркем дә гарантия бирә алмый.

фото: /pixabay.com

 

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/yoklagan-panterany-uyatmagyz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев