Кызыл тасма белән беркетелгәннәр
1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен гамәлгә кертә, ул ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә.
1 декабрь – әйләнә-тирәдәгеләргә ВИЧ-инфекция турында искә төшерү, аңа каршы көрәштә берләшү һәм аннан зыян күргәннәргә булдыра алганча ярдәм итү өчен тагын бер мөмкинлек. ВИЧ һәркемгә эләгергә мөмкин, аннан беркем дә сакланмаган, даими рәвештә тикшеренү узу мөһим. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – билгеле бер профилактика кагыйдәләрен үтәү һәм ВИЧ-инфекциялеләргә ярдәм күрсәтү кирәклеге турында искәртү.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне һәрвакыт билгеле бер темага багышлана. 2023 ел девизы: Җәмгыятьләр лидерлыгы.
Җәмгыятьләр ВИЧ-инфекциялеләргә берләшергә, кешегә ориентлашкан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә булышалар, ышанычны ныгыталар, инновацияләр кертәләр.
1991 елда рәссам Франк Мур уйлап тапкан кызыл тасма ВИЧ-инфекция проблемасына дучар булган кешеләргә карата теләктәшлек белдерү һәм хәтер символы булып санала. Кызыл тасманы киемгә мәгърифәтчелек чаралары вакытында беркетәләр.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган киң масштаблы мәгълүмат тарату чаралары ноябрь уртасыннан башлана һәм декабрь буе дәвам итә. Әлмәт районы да читтә калмады. Биредә барлык белем бирү учреждениеләрендә профилактик чаралар оештырыла.
- Яшьләрне мәктәп эскәмиясеннән алып сакчыл булырга өйрәтәбез. Укучыларның һәм студентларның профилактика, ВИЧ-инфекцияне йоктыру юллары турында яхшы хәбәрдар булулары сөендерә, – дип билгеләп үтте СПИД Үзәгенең Әлмәт шәһәре филиалы профилактика бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Алсу Газымова.
Табиб-эпидемиолог профилактика эшләре олырак яшьтәгеләр арасында да алып барыла, дип өстәде. Филиал белгечләре кайбер хезмәт коллективларына лекцияләр укыйлар, барлык теләүчеләр өчен белгечләр консультациясе белән аноним тикшеренү үткәрәләр, мәгърифәтчел әдәбиятны (буклетлар, листовкалар, плакатлар) тараталар, профилактик роликлар күрсәтәләр.
Аерым чаралар сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында үткәрелә, анда теләгән һәркем аноним рәвештә ВИЧка экспресс-тест үтә һәм мобиль пунктлар базасында белгечләр консультациясен ишетә ала.
- Уңай күрсәткеч: хәзер кешеләр ВИЧ-инфекциягә тест бирергә курыкмыйлар, даими тикшерүнең мөһимлеген аңлыйлар. Әле 5-8 ел элек кенә кайберәүләрне ВИЧ сүзе куркуга сала иде, кешеләр бу авыру еракта һәм аларга кагыла алмый, дигән фикердә иде. Хәзер исә, төрле акцияләр, чаралар ярдәмендә кешеләр күбрәк мәгълүмат алдылар, бу бик сөендерә, – дип билгеләп үтте Алсу Газымова.
Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендәге СПИД Үзәге филиалында 1000нән артык кеше исәптә тора. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ВИЧ-инфекциянең азрак үсеше күзәтелә. Алар арасында җенси юл аша зарарлану иң киң таралган ысул – 90% тан артык.
- ВИЧ елдан-ел “олыгая", дип әйтергә кирәк. Хәзер аны 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә ешрак билгелиләр. Якыннарыңның саклыгына һәм сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк. Очраклы җенси мөнәсәбәтләрнең, презервативсыз җенси мөнәсәбәтләрнең җитдилеген һәм зыянын һәрвакыт истә тотыгыз, зарарланган кан белән элемтәгә кермәгез, төрле манипуляцияләр үткәргәндә һәрвакыт коралларның стерильлеген тикшерегез. Һәркемгә ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы минималь дәрәҗәгә җиткерелгән тәртип моделен төзергә кирәк. ВИЧ-инфекция йоктыру юлларын истә тотыгыз һәм даими рәвештә ВИЧ-инфекцияне тикшерегез, – дип киңәш бирә Алсу Газымова.
Таня Шамбер
Реклама 16+
ГАУЗ «РЦПБ СПИД и ИЗ МЗ РТ»
КАРШЫ КҮРСӘТМӘЛӘР БАР.
БЕЛГЕЧ КОНСУЛЬТАЦИЯСЕ КИРӘК.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев