Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ковид белән авырганнарга грипптан саклану кирәк

Ковидның авыр формасы белән авырган кеше грипп йоктырганда, аның хәле ничек булачагын фаразлау мөмкин түгел, ди вирусолог, РАН академигы Виталий Зверев.

“Теләсә кайсы авыру йоктырса да, хәтта кызамык белән авыртса да, кеше аны авыррак кичерәчәк. Грипптан соң да кеше башка төр инфекция белән катырак авыраячак, чөнки организмга һәм иммун системасына тәэсир көчле”, - дигән Виталий Зверев.

Аның сүзләренчә, грипптан вакцина ясатучылар авыруны җиңелрәк кичерә. Вакцина авырудан 100 процент сакламый, әмма коронавирус пандемиясе вакытында грипптан вакцина кадатучыларның берсе дә үлмәде дип ассызыклый белгеч, дип яза “Известия”.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/virusolog-kovid-beln-avyrgannarga-gripptan-saklanu-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев